Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 гыйнвар , 19:05

Башкортстанга “Омикрон” килеп җитмәгәнме?..

Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары буенча брифинг үтте. Аны Премьер-министр урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин үткәрде.

Башкортстанга “Омикрон” килеп җитмәгәнме?..

Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары буенча брифинг үтте. Аны Премьер-министр урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин үткәрде.

Чарада күп сорауларга җаваплар яңгырады. Аларның берничәсен тәкъдим итәбез.

– Уфада «Омикрон» штаммы барлыкка килү турында мәгълүматлар еш килеп тора. Бу дөресме?
— Эпидемиологик хәлне “Роспотребнадзор” идарәсе даими күзәтеп тора. Коронавирусның яңа штаммы буенча хәл имин булмаган илләрдән килгән барлык гражданнар аэропортның үзендә мәҗбүри тикшерелергә һәм алга таба изоляцияләнергә тиеш. Бу кешеләр өчен обсерватор әзерләнде.
31 декабрьдә яңа штамм циркуляциясе күзәтелгән ил пассажирлары белән рейс килде, ике кешенең тестларын тикшергән вакытта COVID-19га уңай нәтиҗә ачыкланды. Анализлар "Вектор" фәнни-тикшеренү институтына штаммны ачыклау өчен җибәрелде. Нәтиҗәләрне көтәбез.
Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе белән хәл тотрыклы кала, ачыкланган очраклар саны арту яки кимүдә җитди сикерешләр күзәтелми. Үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Вакциналану һәм вакытында ревакциналану — иң яхшы адым.

— Башкортстандагы чит ил гражданнары кайда вакциналану үтә ала?
— Вакциналау Уфа миграция үзәгендә һәм Уфа дәүләт медицина университеты базасында уза. Яшәүгә рөхсәт алган һәм медицина страховкалавы полисы булган чит ил гражданнары коронавирустан бушлай вакциналана. Хезмәт мигрантларына вакциналануны Бердәм миграция үзәгендә узарга мөмкин.

Фото: Яндекс.Дзен

 

Автор:Ләйсән Якупова