Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 гыйнвар , 19:10

Табиблык амбулаториясенә ремонт ясалачак!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нуриман районына эшлекле сәфәрендә Красный Ключ авылындагы табиблык амбулаториясендә булды.  

Табиблык амбулаториясенә ремонт ясалачак!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Нуриман районына эшлекле сәфәрендә Красный Ключ авылындагы табиблык амбулаториясендә булды.

Амбулатория Красный Ключтагы 2,5 меңгә якын кешегә, Чандар һәм Яман-Порт авылларыннан 2,5 меңгә якын кешегә, шулай ук Павловка сусаклагычында ял итүчеләргә хезмәт күрсәтә. Ике катлы бина 1995 елда төзелгән. Биредә сменага 50гә кадәр пациент кабул ителә, 10 тәүлек буе эшли торган паллиатив бүлек, шулай ук мотлак медицина страховкалавы системасы буенча тәүлек буе эшли торган 5 койка һәм 4 көндезге стационар койкасы бар.

- 2018 елда түбәне ремонтладык. Әмма табиблык амбулаториясе бинасы барлык коммуникацияләрне алмаштырып, капиталь ремонт ясауны таләп итә, шулай ук территорияне төзекләндерергә кирәк. Без бу эшләргә проект-смета документациясен әзерләдек инде, – дип сөйләде Нуриман үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гайсин. - Киләчәктә амбулатория күрше авыллардан 7 меңнән артык кешене колачлаячак.

Амбулатория пациентлары белән аралашканда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты, белгечләр, шул исәптән стоматологлар һәм рентген-белгечләр җитүе белән кызыксынды.

– Быел җәй без монда, һичшиксез, капиталь ремонт эшләрен башлап җибәрәчәкбез һәм көзен якындагы территорияне тәртипкә китерәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы амбулаториягә ремонтны республика дәвалау оешмаларының бердәм брендбукына туры китереп ясарга кушты.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова