Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 гыйнвар , 20:50

Вакциналау буенча кемнәр алда, ә кемнәр артта калган?

Башкортстанның 54 районының 21ендә коронавирус инфекциясеннән вакциналау буенча максатлы күрсәткеч үтәлгән һәм планның 100 процентыннан 127 процентына кадәр тәшкил итә.  

Вакциналау буенча кемнәр алда, ә кемнәр артта калган?

Башкортстанның 54 районының 21ендә коронавирус инфекциясеннән вакциналау буенча максатлы күрсәткеч үтәлгән һәм планның 100 процентыннан 127 процентына кадәр тәшкил итә.

28 районда халыкның 80 процентыннан 99 процентына кадәр вакциналанган. Республиканың 9 субъектында хәзерге вакытта вакциналау дәрәҗәсе 72 проценттан 79 процентка кадәр, ә 5 субъектта вакциналауның түбән темплары саклана. Болар — Белорет һәм Бөре районнары, Сибай һәм Октябрьский, шулай ук Межгорье шәһәрләре.

Билгеле булуынча, коллектив иммунитетны булдыру өчен максатлы күрсәткеч – Русиянең һәр субъектында 18 яшьтән өлкән халыкның 80 процентын вакциналау.

— Без иммунитет булу-булмауга карамастан, коронавирустан ярты ел саен вакциналанырга киңәш итәбез. Чөнки галимнәргә антитәнчекләрнең нинди дәрәҗәсенең зарарланудан саклый алуы әлегә билгеле түгел. Шул ук вакытта даими вакциналану организм өчен өстәмә авырлыклар тудырмаячак һәм Сovid-19га каршы антитәнчекләрнең кирәкле дәрәҗәсен саклап калачак. Шулай ук Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының вакытлы методик рекомендацияләрендә эпидемиологик күтәрелеш чорында вакциналау һәр 6 ай саен, Covid-19 белән хәл тотрыклыланганда 12 айга бер тапкыр киңәш ителүе турында әйтелде. Хәзер дөньяда яңа «омикрон» штаммы бик тиз тарала һәм әлегә аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәгенә бәя бирү кыен, - диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова. - Вакциналану – кешегә үзен һәм якыннарын коронавирус инфекциясенең авыр нәтиҗәләреннән саклау өчен иң гади һәм ышанычлы алымнарның берсе.

Автор:Ләйсән Якупова