Әле республика дәваханәләрендә 118 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 64 пациент 60 яшьне узган.
43 кеше авыр хәлдә.
4 503 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 744 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 259 кеше коронавирустан савыккан.
Барлык савыгучылар саны — 115 295.
Янә 10 якташыбыз COVID-19 корбаны булды.
Корбаннар саны 4 534кә җитте, аларның 3 970е 60 яшьтән өлкән булган.
54 кешегә пневмония диагнозы куелган, 84 кеше пневмониядән савыккан.
Башкортстанга 2 914 858 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 218 993 кеше вакциналанган (тиешле халыкның 89,3 проценты). 2 094 837 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 84,3 проценты), аларның 309 225е "Спутник Лайт" белән вакциналанган.
Бер тәүлектә 17 606 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 7 736, икенче компонент белән - 9 870).
Ревакцналанган гражданнар саны - 219 842.
Фото: m24.ru