+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 гыйнвар , 14:10

Инфекцияне безгә кемнәр китерә?

”Омикрон” штаммы планетада 25 илдән тарала. Бу хакта ил Хөкүмәте утырышында Русиянең баш санитар табибы Анна Попова хәбәр итте.

Инфекцяне безгә кемнәр китерә?
Инфекцяне безгә кемнәр китерә?

”Омикрон” штаммы планетада 25 илдән тарала. Бу хакта ил Хөкүмәте утырышында Русиянең баш санитар табибы Анна Попова хәбәр итте.

Русия Федерациясенә инфекция китерү буенча лидерлар булып Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бөекбритания һәм Төркия тора.
"Көньяк Африка Республикасы һәм Танзаниядән кайтучы һәм тулы карантин узучы Русия гражданнары арасында да яңа штамм ачыклануы югары”, — диде Анна Попова Русия Хөкүмәте утырышында. Аның сүзләренә караганда, 10 гыйнварга дөньяда «омикрон» белән зарарлануның 563 043 очрагы теркәлгән. Бу бары тик дөньяның 152 илендә теркәлгән очраклар гына.
”Омикрон”ны ачыклаган илләр саны һәм күзәтүләр саны буенча чагыштырсаң, бу 20 декабрьдән 9 тапкыр арткан.
"Таралу бик тиз бара, һәм ачыклау арта. Шул ук вакытта 10 гыйнварга коронавирус белән авыру очраклары саны, әйтик, Америка Кушма Штатларында — тәүлегенә 308 мең, Франциядә — 296 мең, Италиядә — 155 мең, Бөекбританиядә 141 мең тәшкил иткән. Һичшиксез, бу “шартлаулы” үсеш, һәм ул „омикрон“ югары контагиоз штаммына бәйле”, — диде Попова.
Бүгенге көндә Русия Федерациясенең милли мәгълүматлар базасында SARS-CoV-2 вирусының 63,5 мең эзлеклелеге теркәлгән.
Русиядә яңа штаммны йөртүче 305 кеше теркәлгән. 49 очрак — Русия Федерациясе төбәкләрендәге ике студентлар тулай торагында.
“Һәм хәзер инде без Русия Федерациясе мисалында вирусның бик тиз таралуына һәм аның югары контагиозлыгына инандык. Бүгенге көндә инфекция таралу нокталары ябылган, барысы да дәваланып савыккан, әмма зыян күрүчеләр саны шактый зур иде”, — диде Попова.

Фото: stoppneumonia.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в