Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 гыйнвар , 14:15

Начар сценарийга әзер булырга кирәк...

Русиянең баш санитар табибы Анна Попова яңа коронавирус штаммы белән зарарланган кешеләр саны артуга борчылуын белдерде.

Начар сценарийга әзер булырга кирәк...

Русиянең баш санитар табибы Анна Попова яңа коронавирус штаммы белән зарарланган кешеләр саны артуга борчылуын белдерде.

“Безнең галим-эпидемиологлар, математиклар, аналитиклар тарафыннан эпидемик хәл үсешен фаразлауга карашлар эшләнде. Бу алымнар интеграцияләнгән, нейтраль характерда. Әлбәттә, безнең фаразлар төрле — кыска һәм озак вакытлы, пессимистик һәм оптимистик. Кызганычка каршы, ковид-инфекциягә бәйле ачыкланган очраклар санының мөмкин кадәр артуы буенча пессимистик вариантта фараз туа”, — диде ул Русия Хөкүмәте утырышында.
Фаразның пессимистик варианты эпидемиологлар инде ике ел сөйли торган таләпләрне үтәмәгәндә тормышка ашырылырга мөмкин.
"Һичшиксез, вакыйгалар үсешенең мондый вариантына әзер булырга кирәк. "Омикрон", галимнәр тарафыннан раслануынча, узган еллардагыга караганда күпкә йогышлырак”, — диде Анна Попова.

 

Автор:Ләйсән Якупова