Башкортстанда “омикрон” штаммы йоктыруның өч очрагы теркәлгән. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар барысы да читтән кертелгән: коронавирусның яңа төрен Танзания һәм Төркиядән килгән рейс пассажирларында ачыклаганнар.
Хәзерге вакытта «омикрон» йөртүчеләр дәваханәгә урнаштырылган, аларның хәле канәгатьләнерлек. Алар белән бәйләнештә булган һәркем, шул исәптән рейс пассажирлары, пилотлар һәм гаилә әгъзалары, медиклар күзәтүе астында изоляциядә. Аларга көн саен коронавируска тест үткәрелә.
“Омикрон”ның яңа штаммы Русиянең 13 төбәгендә ачыкланган.
Фото: mirtesen.ru