Әле республика дәваханәләрендә 131 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 87 пациент 60 яшьтән өлкән. 51 кешенең хәле авыр. 4 433 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 762 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 243 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 115 538. 12 якташыбыз соңгы тәүлектә COVID-19дан савыга алмады. Корбаннар саны 4 546га җитте, аларның 3 980ы 60 яшьне узган булган. 13 гынварга тагын 43 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 99 кеше аннан савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны —3 105 836). Башкортстанга 2 914 858 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 2 232 675 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 89,8 проценты). 2 109 594 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 84,9 проценты), аларның 314 090 "Спутник-Лайт" белән вакциналанган.
Бер тәүлектә 28 439 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән — 13 682, 2нче компонент белән — 14 757 кеше). Ревакциналанган гражданнар саны — 224 821.
Республикада өлкәннәр саны — 890 387. Аларның 586 912се 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 550 145 кеше алган.
Фото: ria.ru