Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 гыйнвар , 15:40

“Пандемия медицинаны үстерергә мөмкинлек бирде”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә үткән Гайдар форумында “Дәүләтнең сәламәтлек саклау системасын яңадан аңлау” дигән дискуссиядә катнашты. Бу “түгәрәк өстәл”дә шулай ук Иваново өлкәсе, Пермь крае губернаторлары, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре, эре медицина челтәре һәм дәваханәләр, шул исәптән Мәскәүнең “Коммунарка” ковид-госпитале вәкилләре фикер алышты.  

“Пандемия медицинаны үстерергә мөмкинлек бирде”

Дискуссиянең модераторы Владимир Соловьев катнашучыларга Иске Яңа ел хөрмәтенә Кыш бабайга теләкләр җиткерергә тәкъдим итте.

“Без аңа, гадәттә, үзебез хәл итә алмаган проблемалар белән мөрәҗәгать итәбез, — диде Башкортстан Башлыгы. — Уртак тырышлык белән күп кенә мәсьәләләрне хәл итә алабыз — дәваханәләр һәм ФАПлар төзү, аларны кирәкле җиһазлар һәм дарулар белән тулыландыру. Әмма киңкүләм аңны үзгәртү, кешеләрне үз сәламәтлегенә җаваплы карарга мәҗбүр итү бик авыр. Без моның белән вакциналау барышында очраштык. Шуңа күрә мин шушы хакта сорар идем".

"Коронавирус эпидемиясе безгә медицинаны көчлерәк һәм ныграк итәргә мөмкинлек бирде", — диде Гайдар форумы барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Ул ассызыклаганча, беренче чиратта кеше мөрәҗәгать иткән поликлиникалар һәм ФАПлар — беренчел система ныгытуга мохтаҗ.

“Мин эшли һәм республика буенча йөри башлагач, ни генә күрмәдем. Бездә фельдшер-акушерлык пунктлары әсирлеккә алынган немец хәрбиләре өчен тәгаенләнгән баракта, 1890 елда төзелгән бинада урнашкан. Шул ук вакытта бездә 1,7 миллион авыл кешесе бар, ә ФАПлар — 1960. Беренчел звеноны комплекслы модернизацияләү федераль программасы бик ярдәм итә — аның буенча республика 2025 елга кадәр 18 миллиард сум алачак. Бу мәсьәләнең хәл ителүе бик яхшы, ә бит элек зур медицина үзәкләре төзүгә игътибар иттеләр, бездә алар — онкология, кардиология үзәкләре.

Икенче мөһим мәсьәлә — кадрлар. Әйткәнемчә, 2021 елгы чыгарылыш укучыларының барысы да медицинага килсә, кадрлар җитмәү мәсьәләсе ябык булыр иде. Тик юк бит. Алар кая китә? Кемдер медицина аныкы түгел икәнен аңлый һәм башка өлкәдә эш таба, икенчеләре коммерция юнәлешендәге сәламәтлек саклау өлкәсенә бара. Бу проблеманы да акча белән хәл итеп булмый - без миллион сум фельдшерга бирәбез, ә ул өч ел эшли һәм китә. Шуңа күрә медицина колледжын тәмамлаучыларга, шәфкать туташы, санитар булып эшләүчеләргә югары белем алырга ярдәм итәргә кирәк дип саныйм. Бу - сыналган кешеләр, алар медицинаны ташламаячак. Аларга акча салырга кирәк, һәм бу акчалар әрәмгә китмәячәк.

Өченчесе — яңа технологияләр. 1960 ФАПның 1800ендә инде интернет-элемтә бар. Фельдшер, мәсәлән, пациентның кардиограммасын республика кардиоүзәгенә җибәрергә һәм белгеч консультациясен алырга мөмкин. Яки башка проблема — кешегә табибка бармыйча “больничный” ачар өчен аның белән элемтәгә керергә мөмкин булачак. Гомумән алганда, киләчәк — телемедицинада. Менә шуны әйтәсем килә, һәм табибларга зур рәхмәт», — дип нәтиҗә ясады Башкортстан Башлыгы.

Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте

 

Автор:Ләйсән Якупова