Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар , 18:10

54 пациент авыр хәлдә, 9 кеше вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 124 855кә җитте. Тәүлек эчендә янә 207 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

54 пациент авыр хәлдә, 9 кеше вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 137 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 90 пациент 60 яшьне үткән.
54 кеше авыр хәлдә.
4 386 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 769 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 239 кеше савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 115 777.
Тагын 9 якташыбыз COVID-19 корбаны булды.
Вафат булучылар саны 4 555кә җитте. Аларның 3 986сы 60 яшьне узган булган.
29 кешегә пневмония диагнозы куелган, 88 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 237 936 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 90,1 проценты). 2 114 688 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 85,1 проценты), аларның 319 308е "Спутник Лайт" белән вакциналанган.
Бер тәүлектә 16 499 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 5 261, 2 компонент белән - 5 791, ревакциналанучылар - 5 791).
Барлыгы 230 612 кеше ревакциналанган.
60 яшьтән өлкәнннәр саны - 890 387.
Аларның 590 383е беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны да 553 041 кеше алган.

Фото: prokazan.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова