Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар , 19:15

Авылларда сыйфатлы медицина ярдәме булу мөһим

Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә үткән Гайдар форумында “Дәүләтнең сәламәтлек саклау системасын яңадан аңлау” дигән дискуссиядә катнашты.  

Авылларда сыйфатлы медицина ярдәме булу мөһим

Республика җитәкчесе чыгышында күп фәһемле фикерләр яңгырады.
“Уртак көч белән без күп кенә мәсьәләләрне хәл итә алабыз — дәваханәләр һәм ФАПлар төзү, аларны кирәкле җиһазлар һәм дарулар белән тулыландыру. Әмма киңкүләм аңны үзгәртү, кешеләрне үз сәламәтлегенә җаваплы карарга мәҗбүр итү бик авыр. Без моның белән вакциналау барышында очраштык”, — диде Радий Хәбиров.
Бу уңайдан без Туймазы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллиннан форумда яңгыраган фикерләр, райондагы ФАПлар турында сөйләвен сорадык.
“Гайдар форумы барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «беренчел» программаны тормышка ашыру барышында күрелгән уңай үзгәрешләр турында сөйләде. Республикада халыкның яртысы авыл җирендә яши, һәм барлык халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итү бик мөһим. Безнең барлык ФАПлар да медицина персоналы һәм барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Барлык ФАПлар да автоматлаштырылган эш урыннарына һәм республика мәгълүмат системасына тоташтырылды, электрон медицина карталарын карау һәм алып бару, шулай ук үзәк район дәваханәсе табиблары белән дә, республика дәрәҗәсендә дә телемедицина консультацияләре алу мөмкинлеге булды. Заманча технологияләр, цивилизацияле шартлар республиканың иң ерак почмакларына килергә тиеш", - диде баш табиб.
Зәбир Сәрим улы әйтүенчә, Туймазы районында бүгенге көндә 52 ФАП эшли.
“Безнең барлык ФАПларның да медицина эшченлеген тормышка ашыруга лицензияләре бар. «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын, «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында соңгы ике елда Туймазы районында 4 модульле ФАП төзелде — Имангул авылында (беренче тапкыр), Покровка, Ярмөхәммәт, Алексеевка авылларында авария хәлендә дип танылган биналарда эшләп килүче ФАПлар урынына яңалары булдырылды. Иске Туймазы авылында эшләп килүче фельдшер-акушерлык пунктына алмашка табиб амбулаториясе төзелә. «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын, «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә тагын 23 ФАПны алмаштыру планлаштырылган”.
Баш табиб билгеләвенчә, райондагы барлык ФАПлар да фельдшерлар белән тәэмин ителгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова