Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар , 18:15

Яңа дулкынга әзер булырга кирәк

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Көн тәртибендә — «омикрон» штаммы таралу шартларында сәламәтлек саклау системасының эшкә әзерлеге, COVID-19га каршы прививка ясау кампаниясе барышы, санитар-эпидемиологик нормаларны һәм вакцинациналанмаган кешеләр өчен чикләү чараларын үтәү.

Яңа дулкынга әзер булырга кирәк

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, якын арада Башкортстанга, гомумән Русиядәге кебек, «омикрон» штаммы таралуга бәйле коронавирус белән чирләүнең чираттагы дулкынын кичерергә туры киләчәк. COVID-19ның яңа төре белән зарарлану очраклары илнең 13 төбәгендә теркәлгән инде, шул исәптән Башкортстанда өч авыру очрагы ачыкланган. “Роспотребнадзор” мәгълүматларына караганда, “омикрон" коронавирусның алдагы вариантларына караганда зарарлырак. Аның инубация вакыты кыскарак һәм ул тизрәк тарала.
– Әлегә республикада коронавирус белән хәл тотрыклы, - диде республика җитәкчесе. – Тик без якын арада «омикрон» аркасында чирләүнең чираттагы дулкынына юлыгырга әзер булырга тиеш. Шуңа күрә безнең медицина учреждениеләрендә койкалар резервын булдырырга, дарулар запасын әзерләргә, волонтерлык штабларының эшен янә җәелдерергә кирәк. Ә иң мөһиме — санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтү.
Билгеле булуынча, 12 гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин Федераль Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә сәламәтлек саклау системасының «омикрон» штаммына каршы көрәшкә әзерлеген тәэмин итәргә кушты.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/149392.html

 

Автор:Ләйсән Якупова