+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Сәламәтлек саклау
16 гыйнвар 2022, 12:00
Республика дәваханәләрендә 138 кеше коронавирустан дәвалана
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 125 319га җитте. Тәүлек эчендә янә 235 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Республика дәваханәләрендә 138 кеше коронавирустан дәвалана
Әле республика дәваханәләрендә 138 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 96 пациент 60 яшьне үткән.
53 кеше авыр хәлдә.
4 290 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 353 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 278 кеше савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 116 316.
Тагын 19 якташыбыз COVID-19 корбаны булды.
Вафат булучылар саны 4 575кә җитте. Аларның 3 995сы 60 яшьне узган булган.
26 кешегә пневмония диагнозы куелган, 76 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 251 040 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 90,6 проценты). 2 126 428 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 85,6 проценты).
Бер тәүлектә 4 821 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 2 758, икенче компонент белән - 2 063, ревакциналанучылар - 1894).
Барлыгы 238 685 кеше ревакциналанган.
60 яшьтән өлкәннәр саны - 890 387.
Аларның 594 707е беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны да 556 416 кеше алган.
Фото:
https://rg.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"