+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 Января 2022, 13:40

50 кеше авыр хәлдә, 9 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 125 560ка җитте. Тәүлек эчендә тагын 241 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

50 кеше авыр хәлдә, 9 якташыбыз вафат...50 кеше авыр хәлдә, 9 якташыбыз вафат...
50 кеше авыр хәлдә, 9 якташыбыз вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 133 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 92 пациент 60 яшьтән өлкән. 50 кешенең хәле авыр.

4 232 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 671 пациент 60 яшьне үткән.

Тәүлек эчендә 295 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 116 611.

Янә 9 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 4 584кә җитте. Аларның 4003е 60 яшьне узган булган.

Тәүлек эчендә 6 217 якташыбыз коронавирустан прививка ясаткан (1нче компонент белән - 2 933, 2нче компонент белән - 2 110 кеше, ревакциналанучылар саны - 1 174).

Фото: pravda-news.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас