

17 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, беренче компонент белән 2 253 973 кеше прививка ясаткан. 2 128 538 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бу тиешле халыкка вакцина ясауның 90,7 һәм 85,7 проценты дигән сүз. 239 859 кеше ревакциналанган.
Республикада 60 яшьтән өлкәнрәк 785 736 кеше яши. Аларның 596 200е (75,9 проценты) беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 557 311 (71 проценты) өлкән кеше алган.
Башкортстанда вакциналанган гражданнарның күпчелеге Бүздәк, Чишмә, Әлшәй, Чакмагыш, Стәрлебаш, Кушнаренко, Уфа, Миякә, Караидел, Бакалы, Дуртөйле, Тәтешле, Калтасы, Дәүләкән, Аскын, Шаран, Бишбүләк, Гафури, Балтач, Кырмыскалы, Ишембай, Нуриман, Архангель районнарында күзәтелә.
17 гыйнварга медицина оешмалары рейтингы йомгаклары буенча вакциналау темплары буенча (вакциналанганнар 80 проценттан кимрәк) артта калган муниципаль берәмлекләр булып Хәйбулла, Мәчетле, Бәләбәй, Мәләвез районнары, Салават, Бөре, Күмертау, Белорет, Октябрьский, Межгорье, Сибай шәһәрләре тора.