

Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналануга каршы медицина күрсәтмәләре исемлеге белән боерыкка кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Вакыт буенча чикләнмәгән каршылыкларга препарат компонентларына көчле сизгерлек, авыр аллергия реакцияләре, авыр поствакциналь катлаулылыклар керә. Вакытлы каршылыклар булып кискен йогышлы һәм вируслы авырулар тора.
«ЭпиВакКорона», «ЭпиВакКорона-Н» һәм «КовиВак» белән вакциналанган очракта каршылыклар — яман шеш авырулары.
Йөклелек һәм бала имезү «КовиВак», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона», «ЭпиВакКорона-Н», «Спутник-М»ны кулланганда каршылык булып тора.
Медицина каршылыкларына шулай ук түбәндәгеләр карый:
- 18 яшькә җитмәгән булу. Бу каршылык "Гам-КОВИД-Вак-М" вакцинасына кагылмый, ул 12 яшьтән рөхсәт ителә;
- 60 яшьтән өлкән булу "Гам-КОВИД-Вак-Лио", "Гам-КОВИД-Вак-М", "ЭпивакКорона-Н", "КовиВак" вакциналарын кулланмас өчен каршылык булып тора.