+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 гыйнвар 2022, 15:16

"Кешеләрне яклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк..."

Бүген, 18 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралуга каршы көрәш буенча Русия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышында катнашты. Аны видеоконференция режимында Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.

"Кешеләрне яклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк...""Кешеләрне яклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк..."
"Кешеләрне яклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк..."
- Вирусның яңа штаммы – "Омикрон" - бөтен дөнья буйлап тиз тарала. Ул югары таралу темплары белән аерылып тора. Бу башка дәүләтләрнең тәҗрибәсен күрсәтә. "Омикрон" Русиягә дә килде. Башкалага гына түгел, башка төбәкләрдә дә ачыкланды. Моны без авырулар статистикасы буенча күрәбез инде, - диде Михаил Мишустин. - Вакыйгаларның теләсә кайсы үсешенә әзер булырга кирәк. Русия Федерациясе субъектлары җитәкчеләренә эшне активлаштырырга кирәк. Бу медицина учреждениеләре һәм ашыгыч ярдәм хезмәте эшчәнлеген оештыруга, "кайнар" телефон линияләренә, студентларны, волонтерларны җәлеп итүгә һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашуга кагыла. Кешеләрне яклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.

Бүгенгә Башкортстанда «Омикон» штаммы белән зарарлануның 23 очрагы ачыкланган. Республикада коронавирус йогышы белән авыручыларның гомум саны 125 813 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлануның 253 яңа очрагы расланган. Барлыгы 116 910 кеше сәламәтләнгән, шуларның 299ы – узган тәүлектә. Табиблар коронавируска 5,5 миллионнан артык тест үткәргән.

Төбәктә коронавирус белән авыручылар өчен 1 545 койка җәелдерелгән. Ирекле койка фонды 36 процент тәшкил итә.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас