

Әле республика дәваханәләрендә 139 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 95 пациент 60 яшьтән өлкән.
45 якташыбыз авыр хәлдә.
4 983 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 285 пациент 60 яшҗне үткән.
Тәүлек эчендә 299 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 116 910.
Тагын алты якташыбыз COVID-19 корбаны булды.
Вафат булучылар 4 590га җитте. Аларның 4003е 60 яшьне узган булган.
30 кешегә пневмония диагнозы куелган. 107 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакцналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 264 418 кеше вакцналанган (тиешлеләрнең 91,1 проценты). 2 137 521 кеше вакцналауны тулысынча төгәлләгән (86 проценты), аларның 332 423 Спутник Лайт белән вакциналанган.
Бер тәүлектә 19 428 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 10 445, икенче компонент белән - 8 983, ревакциналанучылар - 6 133).
Фото: u-f.ru