

Документның яңа редакциясе нигезендә киңкүләм физкультура һәм мәдәни чаралар (фестивальләр, смотрлар, конкурслар) үткәрү соңрак вакытка һәм аерым карарга кадәр күчерелә. 30дан артык кеше чакырылган хезмәт коллективлары җыелышларын һәм башка киңкүләм чаралар үткәрү тыела.
Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре гражданнарны шәхси кабул итүне оештырудан һәм үткәрүдән (алар ризалыгы белән) тыелып торырга тиеш.