+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 гыйнвар 2022, 12:50

Башкортстан йогышлы чиргә каршы көрәшкә ун мең койка булдыра ала

Башкортстан йогышлы чиргә каршы көрәшкә оператив рәвештә ун мең койка булдыра ала. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров "Россия 24" телеканалына биргән интервьюсында белдерде.

Башкортстан йогышлы чиргә каршы көрәшкә ун мең койка булдыра ала
Башкортстан йогышлы чиргә каршы көрәшкә ун мең койка булдыра ала
Хәбәрченең COVID-19 авыруларын госпитализацияләү турындагы соравына җавап биреп, Радий Хәбиров республикада дәваханәгә салынучылар санының бик аз артуын билгеләп үтте.

"Хәзерге вакытта бездә мең ярым койка әзерләнгән, меңләгән койка эшли. Ягъни безнең 500 койка буш, узган елның иң киеренке вакытында без 8,5 мең койка булдырган идек, ә безнең потенциал - 10 мең койка. Бу күрсәткеч буенча без азмы-күпме тыныч", - дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Ул, шулай ук, республика "ихтимал булачак алышларга" әзерләнә һәм инфекция хезмәтен ковид-госпитальләр төзү белән ныгытуны дәвам итә, дип өстәде.

"Без аларны Уфада, республиканың зурлыгы буенча икенче шәһәре Стәрлетамакта төзедек. Хәзер бездә яшәүчеләр турыдан-туры үз территорияләре янында дәвалансын өчен тагын ике госпиталь төзибез. Мин тулысынча килешәм, хәзер безнең игътибар амбулатор, беренчел звенога бирелергә тиеш. Ике мәсьәлә хәл ителергә тиеш. Беренче бурыч - әзерлекле табиблар. Икенче бурыч - ул дарулар. Хәзер без өстәмә акча бүлдек, шул исәптән безгә федераль акчалар бүленде, үзебезнекен өстәдек. Шуңа күрә үзебезне җитәрлек күләмдә дарулар белән тәэмин иттек. Нәрсә ул амбулатор дәвалау? Кеше коронавирус белән авырса да, дәваханәгә ятмый. Димәк, без аны дарулар белән тәэмин итәргә тиеш", - диде Башкортстан Башлыгы.

Республика Башлыгы, шулай ук, Башкортстан коронавируска каршы вакциналауның шактый югары күрсәткечләренә иреште, дип саный.

"Без вакциналау буенча кирәкле таләпләрнең 91 процентына ирештек инде. Республика халкының 2 миллион 265 меңе прививка ясаткан. Кешеләрнең ревакциналау ясата башлавы бик шатландыра. Үткән тәүлектә үк бик яхшы күрсәткеч булды - 6 меңнән артык кеше ревакциналау ясаткан. Бу - хәзерге вакытта төп бурыч. Шуңа күрә хәзер без кешеләргә әйбәтләп аңлатабыз, бездә булган чикләүләрне үтәү режимына яңадан кайтабыз. Әле кичә генә мин вирус таралуны чикләүгә юнәлтелгән ике зур булмаган чикләү чарасын өстәдем. Безгә чирне мәдәни-киңкүләм һәм спорт-киңкүләм чаралар уздыру барышында йоктырмавыбыз бик мөһим. Без аларны билгесез срокка кичектердек. Без түрәләрнең шәхси кабул итүен гамәлдән чыгардык, барысы да гариза бирүчеләр белән килешү буенча онлайн-режимда узачак. Бу зур момент түгел, ләкин без моны эшләдек. Тулаем алганда, тагын бер кабат ассызыклыйм: бу - койка фондын, беренчел звеноны әзерләү һәм вакциналану", - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: