+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 гыйнвар 2022, 15:55

“Омикрон” балалар өчен аеруча хәвефле

Бөтен дөньяда «омикрон» штаммы тиз темпларда тарала. Башкортстанда бүгенге көнгә авыруның 23 очрагы теркәлгән дә инде.

“Омикрон” балалар өчен аеруча хәвефле
“Омикрон” балалар өчен аеруча хәвефле

Билгеле булганча, дельта-штамм белән чагыштырганда, «омикрон" балалар өчен куркыныч. Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб-инфекционист Елена Солодкая ни өчен аның балаларга хәвеф белән янавы турында сөйләгән.

— Балалар өчен «омикрон» нәрсәсе белән куркыныч? Һәм нинди яшьне аерым хәвеф зонасына кертергә була?
— Коронавирусның теләсә кайсы штаммы — югары сулыш юлларын зарарлаучы кискен вируслы авыру, шуңа күрә аеруча куркыныч инфекцияләр төркеменә керә. Әмма төрле штаммнар йоктырган балалар бик нык аерылып тора. «Омикрон" да һава-тамчы юлы белән йога. Әмма бу төр инфекция бик тиз тарала. Шуның өчен ул балалар өчен аеруча куркыныч. Бигрәк тә кече яшьтәге балалар өчен. Кыска вакыт эчендә аларда сулыш алу җитешсезлеге барлыкка килергә мөмкин. Вирус тиз арада түбән сулыш юлларына барып җитәргә мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/news/social/2022-01-19/v-bashkirii-vrach-infektsionist-rasskazal-chem-omikron-opasen-dlya-detey-2659594

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: