+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 гыйнвар 2022, 12:15

Ковид һаман хакимлек итә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 126 361гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 281 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Ковид һаман хакимлек итә...Ковид һаман хакимлек итә...
Ковид һаман хакимлек итә...

Республика дәваханәләрендә 164 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 105 пациент 60 яшьтән өлкән. 46 кешенең хәле авыр дип бәяләнә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 4 112 кеше амбулатор дәвалау ала, алар арасында 3 679 пациент 60 яшьне үткән. Бер тәүлектә 277 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы бу инфекцияне җиңүчеләр саны 117 474кә җитте.
Тәүлек эчендә янә 8 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы яңа коронавирус инфекциясе 4 611 якташыбызның гомерен кыйды. Аларның 4015е 60 яшьне узган булган. 22 кешегә пневмония диагнозы куелган, 88 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны — 3 105 836). Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 2 286 036 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 92 проценты). 2 153 357 якташыбыз вакциналауны тулысынча төгәлләгән (86,7 процент). Бер тәүлектә 18 499 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән — 10 648, икенче компонент белән — 7 851). Ревакциналанган гражданнар саны — 258 819 (тәүлек эчендә — 6 421).

Фото:
ria.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас