

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясе нигезендә киңкүләм физкультура һәм мәдәни чаралар (фестивальләр, смотрлар, конкурслар) үткәрү соңрак вакытка һәм аерым карарга кадәр күчерелә. 30дан артык кеше катнашлыгында хезмәт коллективлары җыелышларын һәм башка киңкүләм чараларны үткәрү тыела.
Дәүләт һәм муниципаль власть органнары җитәкчеләре гражданнарны шәхси кабул итүне оештыруны һәм үткәрүне (алар ризалыгы белән) кичектереп торырга тиеш.
Кемнәргә вакциналанырга ярамый?
Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналануга каршы медицина күрсәтмәләре исемлеге күрсәтелгән боерыкка кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Вакыт буенча чикләнмәгән каршылыкларга препарат компонентларына көчле сизгерлек, авыр аллергия реакцияләре, авыр поствакциналь катлаулылыклар керә. Вакытлы каршылыклар булып кискен йогышлы һәм вируслы авырулар тора.
“ЭпиВакКорона”, “ЭпиВакКорона-Н” һәм “КовиВак” белән вакциналанган очракта каршылыклар — яман шеш авырулары.
Йөклелек һәм бала имезү “КовиВак”, “Спутник Лайт”, “ЭпиВакКорона”, “ЭпиВакКорона-Н”, “Спутник-М”ны кулланганда каршылык булып тора.
Медицина каршылыкларына шулай ук түбәндәгеләр карый:
18 яшькә җитмәгән булу. Бу каршылык “Гам-КОВИД-Вак-М” вакцинасына кагылмый, ул 12 яшьтән рөхсәт ителә;
60 яшьтән өлкән булу “Гам-КОВИД-Вак-Лио”, “Гам-КОВИД-Вак-М”, “ЭпивакКорона-Н”, “КовиВак” вакциналарын куллануга каршылык булып тора.
Санитар-эпидемиологик таләпләр көчәйтелә
Башкортстанда, яңа коронавирус инфекциясенең “омикрон” штаммы таралуга бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә белдерде.
– Без дөньяда “омикрон”ның тиз таралуын күрәбез. Экспертлар хәлнең бик катлаулы булачагын фаразлый. Бу штаммның күпкә йогышлырак булуын исәпкә алганда, авыручылар саны элеккедән берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Бу фараз чынга ашачакмы, юкмы — белмибез, әмма безнең сәламәтлек саклау системасы әзер булырга тиеш, — дип билгеләде төбәк җитәкчесе. — Шуңа күрә бездә кирәкле резерв, дарулар запасы булырга тиеш. Шулай ук Туймазыда һәм Сибайда COVID-госпитальләр төзүне тизләтергә кирәк.
Радий Хәбиров ассызыклавынча, республикада вакциналанмаган кешеләр өчен гамәлдәге барлык чикләү чаралары һәм башка санитар-эпидемиологик нормалар саклана, шул исәптән битлек режимын мәҗбүри үтәү дә.
Министрлык нинди киңәш бирә?
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чараларына багышланган брифинг үтте. Аны сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова алып барды.
Чарада күп сорауларга җаваплар яңгырады. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
— Балаларны вакциналау турында мәгълүмат еш очрый. Балаларны чынлап та вакциналаячаклармы?
— Дөньяның кайбер илләрендә балаларны вакциналау башланды. Русиядә 12-17 яшьлекләр өчен “Спутник М” вакцинасы теркәлде. Башта бу инфекция балалар өчен хәвефсез дип саналды. Алар чирне билгеләрсез үткәрде. Ләкин яңа штаммнар килеп чыгу белән балалар арасында да көчле билгеләр күзәтелә башлады. Аларны вакциналау ата-ана рөхсәте белән башкарылачак. 14 яшьтән карарны бала үзе кабул итә.
— “Омикрон” Башкортстанга да килеп җитте. Вакциналау яңа штаммга каршы да нәтиҗәлеме?
— Яңа штамм тиз йогучанлыгы белән аерыла. Инкубация вакыты 2-5 көн генә. Коронавирус инфекциясеннән вакциналанырга, прививкадан соң 5 айдан артык вакыт үткән булса – ревакциналанырга киңәш итәбез. Инфекцияне кисәтү чараларын да көчәйтергә кирәк — кулларны еш юарга, бәйләнешләрне кыскартырга, битлектә йөрергә, антисептиклар кулланырга, бүлмәне җилләтергә.
— Вакциналау пунктларында барлык вакциналар да бармы? Пунктлар нинди график буенча эшли?
— Республикада Русиядә теркәлгән барлык вакциналар да бар. Уфада көн саен 13-19 сәгатьләрдә өч мобиль вакциналау пункты эшли: “Торатау” Конгресс-холлында, “Планета” һәм “Лайфстайл Башкирия” сәүдә үзәкләрендә.
Координацион совет утырышы үтте
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралуга каршы көрәш буенча Русия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышында катнашты. Аны видеоконференция режимында Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.
— Вирусның яңа штаммы – “Омикрон” бөтен дөнья буйлап тиз тарала. Ул югары таралу темплары белән аерыла. Бу башка дәүләтләрнең тәҗрибәсеннән күренә. “Омикрон” Русиягә дә килде. Башкалада гына түгел, башка төбәкләрдә дә ачыкланды. Моны без авырулар статистикасы буенча күрәбез, — диде Михаил Мишустин. — Вакыйгаларның теләсә кайсы үсешенә әзер булырга кирәк. Русия Федерациясе субъектлары җитәкчеләренә эшне активлаштыру мөһим. Бу медицина учреждениеләре һәм ашыгыч ярдәм хезмәте эшчәнлеген оештыруга, “кайнар линия”ләргә, студентларны, волонтерларны җәлеп итүгә һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашуга кагыла. Кешеләрне саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.
19 гыйнварга Башкортстанда “омикрон” штаммы белән зарарлануның 23 очрагы ачыкланды.
Төбәктә коронавирус белән авыручылар өчен 1545 койка җәелдерелгән. Буш койка фонды 36 процент тәшкил итә.
“Тиз арада 10 мең койка җәелдерү мөмкинлегебез бар”
Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров “Россия 24” телеканалына интервьюсында белдерде.
Хәбәрченең Сovid-19 белән авыручыларны госпитальләштерү турындагы соравына җавап биреп, Радий Хәбиров республикада дәваханәгә салынучылар санының бераз артуы күзәтелүен билгеләп үтте.
“Хәзерге вакытта бездә мең ярым койка җәелдерелгән, меңе тулы. Ягъни 500 койка буш тора. Узган елның иң кызу вакытында 8,5 мең койка җәелдердек, ә безнең потенциал — 10 мең койка. Бу күрсәткеч буенча без тынычрак”, — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
“Без госпитальләрне Уфада, Стәрлетамакта төзедек. Хәзер кешеләр үз территорияләрендә турыдан-туры дәвалана алсын өчен тагын ике госпиталь төзибез. Төп игътибарның амбулатор, беренчел звенога бирелергә тиешлеге белән тулысынча килешәм. Ике мәсьәлә хәл ителергә тиеш. Беренче бурыч — әзерлекле табиблар. Икенчесе — дарулар. Өстәмә акча бүлдек, шул исәптән федераль акчалар бирелде, үзебезнекеләрне дә өстәдек. Шуңа үзебезне җитәрлек күләмдә дарулар белән тәэмин иттек”, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы.
Радий Хәбиров шулай ук медицинада кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә республика тәҗрибәсе белән уртаклашты.
“Без шундый страховка вариантын әзерләдек — ул безнең медицина университетының чыгарылыш курсларында белем алучы студентлар, алар, дәваханәләрдә беренчел звенога йөкләнеш артык зур булган очракта, ярдәмгә киләчәк”, — диде Республика Башлыгы.
Кайсы районнар алда бара?
Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк үз илебездә җитештерелгән 2914858 доза вакцина алган.
Башкортстанда гражданнарны вакциналау күрсәткече Бүздәк, Чишмә, Әлшәй, Чакмагыш, Стәрлебаш, Кушнаренко, Уфа, Миякә, Караидел, Бакалы, Дүртөйле, Тәтешле, Калтасы, Дәүләкән, Аскын, Шаран, Бишбүләк, Гафури, Балтач, Кырмыскалы, Ишембай, Нуриман, Архангель районнарында югары булып кала.
17 гыйнварга булган медицина оешмалары рейтингы йомгаклары буенча вакциналау темплары буенча артта калган (вакциналанганнар 80 проценттан кимрәк) муниципаль берәмлекләр булып Хәйбулла, Мәчетле, Бәләбәй, Мәләвез районнары, Салават, Бөре, Күмертау, Белорет, Октябрьский, Межгорье, Сибай шәһәрләре тора.
Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.