+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 гыйнвар 2022, 09:55

Сәламәтлек саклауны санлаштыру уңышлы бара

Башкортстан Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм экспертлар тарафыннан сәламәтлек саклауны санлаштыру буенча лидерларның берсе дип танылган.  

Сәламәтлек саклауны санлаштыру уңышлы бараСәламәтлек саклауны санлаштыру уңышлы бара
Сәламәтлек саклауны санлаштыру уңышлы бара

Республика әлеге проектка бүлеп бирелгән федераль акчалар күләме буенча Русия субъектлары арасында алдынгы урында тора. Соңгы өч елда аны гамәлгә ашыру барышында бүлеп бирелгән субсидияләр күләме 2,4 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Республикада сәламәтлек саклауны киңкүләм санлаштыру процессы 2013 елда башланды. Ул чакта барлык медицина оешмалары өчен бердәм дәүләт мәгълүмат системасы кертелде. Хәзер аңа төрле милек рәвешләрендәге 205 медицина оешмасы һәм 124 даруханә пункты тоташтырылган.
Медицина документларының бердәм базасына зур күләмдә мәгълүмат һәм 4,5 миллионнан артык электрон медицина картасы тупланган.
Мондый күләмдә мәгълүматны саклау һәм эшкәртү системаның үзен һәм техник инфраструктурасын даими үстерүне таләп итә, монда төп рольне 2019-24 елларда гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Санлы контур» проекты башкара.
Дәүләт мәгълүмат системасы эре 25 системадан тора. Онкология, кардиология, акушерлык һәм профилактика буенча төп юнәлешләр профильле табибларга реаль вакыт режимында пациентларның сәламәтлеге торышына нәтиҗәле мониторинг үткәрергә мөмкинлек бирә.
Ташламалы дарулар белән тәэмин итүне комплекслы автоматлаштыру үткәрелә – ташламалардан файдаланучыларның бердәм регистрлары булдырылган, электрон рецептлар бирү процессы автоматлаштырылган.

Фото: apcmed.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас