

Әле республика дәваханәләрендә 173 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 118 пациент 60 яшьне үткән.
43 кеше авыр хәлдә, берсе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
4 387 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 795 кеше - 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 214 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 118 452.
Тагын 9 якташыбызның гомерен COVID-19 алып китте.
Корбаннар саны 4 650гә җитте. Аларның 4033е 60 яшьне узган булган.
34 кешегә пневмония диагнозы куелды. 78 кеше пневмониядән савыккан.
Соңгы тәүлектә 2 779 кеше ковидтан прививка ясаткан (беренче компонент белән - 1 860, икенче компонент белән - 919).
Фото: Яндекс.Дзен