

“Авыруның күтәрелеш чоры шартларында яңадан вакциналану ярты елга бер тапкыр киңәш ителә. Тиешле методик күрсәтмәләр Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан чыгарылган. Шул ук вакытта социаль дистанцияне үтәү һәм биналарда битлектә йөрү прививка ясатканнан соң да кирәк. COVID-19дан кабат вакциналану Русиядә теркәлгән препаратларның теләсә кайсы белән башкарылырга мөмкин. Ревакциналану өчен антитәнчекләргә анализ кирәкми», — дип билгели Азат Мөнир улы.
Баш табиб билгеләвенчә, авырган кешенең, авыру белән бәйләнештә булганнарның изоляциясе инфекциянең таралуын кисәтә. Изоляция чорында бүлмәләрне җилләтү режимын, гигиена кагыйдәләрен (ашар алдыннан, күзгә, авызга, борынга тигәнче, бәдрәфкә барганнан соң кулларны сабынлап юарга, яки антисептиклар белән эшкәртергә) үтәргә, көнкүреш химиясе яисә дезинфекцияләүче чаралар кулланып, бинаны юып-җыештырып торырга кирәк.
“Омикрон” штаммын йоктырган очракта, аның инкубация чоры кыскарак, гадәттә, 3-6 көн тәшкил итә, дип ассызыклый эпидемиолог.
“Бу штамм өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә куркыныч. Ләкин әле балалар арасында авыруның күтәрелеш чоры күзәтелә. Кисәтү чаралары элеккечә кала: вакциналану, битлектә йөрү, социаль дистанция саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, бәйләнешләрне кыскарту, өйдә һәм эштә бүлмәләрне җилләтеп, дымлы җыештыру оештырып тору”, — ди Азат Мөхәммәтҗанов.