+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 гыйнвар 2022, 13:45

Кешеләр сәламәтлеге – алгы планда

Сәламәтлек сагында тору – гаять җаваплы хезмәт. Ә коронавирус сәбәпле пандемия игълан ителү белән медицина хезмәткәрләренә тагын да зур йөк өстәлде. Бу мәкерле авыруны дәвалау буенча да алар яңа белгечлеккә ия булды. Кыскасы, аларга нинди авыр шартларда эшләргә туры килүен күреп-белеп торабыз, без күреп бетермәгән яклары да бар әле. Шуңа карамастан, зарланмыйлар, Гиппократ антына, кайчандыр сайлаган һөнәрләренә тугры калып, хезмәт итәләр.

Кешеләр сәламәтлеге – алгы пландаКешеләр сәламәтлеге – алгы планда
Кешеләр сәламәтлеге – алгы планда

Кырмыскалы районы үзәк дәваханәсе дә “COVID” диагнозлы авыруларны кабул итә, бу авыруга каршы вакциналау да биредә югары дәрәҗәдә оештырылды. Шушы көннәрдә район үзәк дәваханәсенең өлкән фельдшеры Светлана Гайфуллина һәм Илтуган авылы фельдшеры Гүзәл Хәсәнова белән төпкел авылларда булып кайттык. Өлкән буын кешеләре коронавируска каршы прививка ясату буенча мөрәҗәгать иткән булган. Медицина хезмәткәрләре йортка килгәч, өлкән апа-абыйлар тикшеренү дә үтте, консультация дә алды. Шунысына игътибар иттем: чынлап та, ак халатлылар дарулар белән генә түгел, яхшы сүзләре белән дә дәвалый ала икән.

Өлкәннәргә ярдәм йөзеннән

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә медицина учреждениесенә үзлә­ренә генә бару авырга туры килә. Күпләре моның өчен балаларын яисә оныкларын көтә. Алар кайта алмаса, такси ялларга да туры килә, башка төрле кыенлыклар да килеп туарга мөмкин. Кырмыскалы районында бу мәсьәлә дә уңай хәл ителде.
Мондый күләмле һәм бүгенге көндә аеруча мөһим эшне оештыру “Демография” гомумдәүләт проектының “Өлкән яшьтәге гражданнарга системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту программасын эшләү һәм тормышка ашыру” төбәк проекты чаралары кысаларында мөмкин булды. Архангель районындагы “Милосердие” өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының автобусы атнасына өч көн – сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе Кырмыскалы районының өлкән буын кешеләрен уңайлы шартларда медицина оешмаларына алып килүдә яисә төпкел авылларга медицина хезмәткәрләрен алып баруда ярдәм күрсәтә. Мондый чара кысаларында өлкәннәр диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүе, флюорография, ЭКГ үтә, табибларга күренә. Шулай ук коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцина ясату мөмкинлеге дә бар.
Август аеннан башлап мобиль пункт районның байтак авылларында булырга өлгерде. Хәтта водитель Азат Хәмидуллин күрше район авылларындагы урамнарны, адресларны истә калдыру гына түгел, ятлап бетергән. Чөнки төпкел авылларга даими барып йөрергә туры килә. Анда яшәүчеләр дә билгеләнгән көнне мобиль пунктның килүен көтеп тора.

Ак халатлы, изге күңелле

Кырмыскалы районы үзәк дәваханәсенең өлкән фельдшеры Светлана Гайфуллинаны авылларда танып-белеп, көтеп торалар, һәр йортта ихлас каршы алалар. Бу аңлашыла да, чөнки, район фельдшерларының һәм әлеге мобиль пунктның эшен тулысынча көйләүдән тыш, телефон аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең берсен дә игътибарсыз калдырмый ул. Эшен зур җаваплылык, барлык күңелен биреп башкара. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер, чөнки Туймазы районының Кәкребаш авылында туып үскән кыз бәләкәйдән шәфкать туташы булырга хыяллана.
Светлана Галимҗан кызы әйтүенчә, бу һөнәрне сайларга аңа беренче укытучысы киңәш иткән. Аның сүзләреннән соң башка һөнәрләр турында уйланып та карамый кыз. Унынчы сыйныфны тәмамлау белән Туймазы медицина училищесына укырга керә. Шул елларда булачак җәмәгате Азамат Муса улы белән танышып, егетнең туган ягы – Кырмыскалы районының Малай авылында төпләнәләр. Светлана Галимҗан кызы урындагы фельдшер-акушерлык пунктына эшкә урнаша. Күпмедер вакыттан гаилә район үзәгенә күченә.
Бүгенге көнгәчә Светлана Гайфуллинаның хезмәт биографиясе район үзәк дәваханәсе белән бәйле. Ике ел элек ул өлкән шәфкать туташы итеп билгеләнде. Эшен яратып башкаруы күренеп тора: өлкәннәрнең күпсанлы сорауларына да ипле генә, шул ук вакытта һөнәри яктан дөрес итеп җавап бирә, тынычландыра да, күңелләрен дә күтәрә. Дарулар белән генә түгел, яхшы сүзләре белән дә дәвалый ул. Ә ак халатлылар нәкъ шундый булырга тиеш тә.

“Авыл фельдшеры”

Әлбәттә, сәламәтлек саклау өлкәсендә барысы да көйле генә түгел, хәл итәсе проблемалар да бихисап. Кызганычка каршы, район буенча 42 фельдшер-акушерлык пунктының әлеге вакытта 11е ябык тора. Төп сәбәп: белгечләр җитешми. Бу мәсьәләне, нигездә, “Авыл фельдшеры” программасы буенча хәл итәргә тырышалар. Шулай, райондагы байтак фельдшерлар нәкъ әлеге программа буенча җәлеп ителгән. Илтуган авылында фельдшер бурычларын башкаручы Гүзәл Хәсәнова — шуларның берсе.
Тумышы белән ул Уфа районының Стуколкино авылыннан.
Кыз балачактан шәфкать туташы булырга хыяллана. Шуңа да урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа медицина училищесына документларын тапшыра. Дипломлы белгечне Стуколкинодагы фельдшер-акушерлык пунктына тәгаенлиләр. Биредә ул тәҗрибә туплый, авыл халкы белән уртак тел табып эшләргә өйрәнә. Соңыннан ул Уфа районындагы поликлиникага акушерка булып күчә. Шул ук вакытта ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә фельдшер булып та эшли.
Авыл җиренә медицина хез­мәткәрләрен җәлеп итү максатында булдырылган “Авыл фельдшеры” программасы эшли башлагач, Гүзәл Салават кызын Илтуган авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына эшкә чакыралар. Бирегә килү белән ул башы белән эшкә чума. Тәүдә һәр өй буйлап йөреп, һәркем белән танышып чыга. Ике ел элек авыл биләмәсе хакимияте ярдәмендә ФАП бинасына ремонт ясалды. Бүген аның эш урынындагы чисталыкка, пөхтәлеккә барча халык соклана. Килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы ала, игътибар белән тыңлый, дәвалау билгели, процедуралар үткәрә, башка табибларга юллама бирә. Илтуган авылыннан тыш, Суык-Чишмә фельдшер-акушерлык пунктында акушерка бурычларын башкара. Булгаково авылыннан йөреп эшләвенә карамастан, һәр урында өлгерә ул.
Ике авылда да ватсап мессенджерында чатлар булдырган. Бу бик уңайлы: шунда ук аңлату эшләре дә алып бара, эш графигын яза, прививкага да чакыра. Әлеге пандемия чорында еш кына район үзәк дәваханәсендә дә авыруларны кабул итәргә туры килә. Мобиль пункт белән авылларга да еш кына йөри. Эшенең күп һәм авыр булуына карамастан, Гүзәл Салават кызыннан бер зарлану сүзе ишетмәдем. Кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү аны тагын да канатландырып җибәрә, авыр, тынгысыз эшендә көч-куәт өсти.
Гүзәл Салават кызын биредә барысы да хөрмәт итә, зур ышаныч белдерә һәм аның барлык киңәшләренә колак сала. Коронавирус инфекциясенә каршы чараларны да ул вакытында башкарып, бүген авылда коллектив иммунитетка ирешкәннәр. Әйткәндәй, бу авылда ковидка каршы вакциналау районда гына түгел, республика буенча да югары дәрәҗәдә үткәрелгән.
Юкка гына Гүзәл Хәсәнова республика буенча лидерлар исәбенә кермәгән бит.

Вакциналау – мөһим чара

Бу көнне мобиль пункт Атҗитәр, Сулы Куак, Янбай һәм Илтуган авылларында булды. Әйткәндәй, бу авылларга медицина хезмәткәрләре тәү тапкыр гына килми. Бу юлы да күбесе ковидка каршы икенче прививканы ясатты. Шуларның берсе — Атҗитәрдән Фәйрүзә Абдюкова, 85 яшьтә. Вакцинаны ул балалары киңәше буенча ясаткан. Мондый саклану чарасын күрүе бик дөрес, ди шәфкать туташлары, чөнки Фәйрүзә Шакир кызы байтак операцияләр дә үткәргән. Күптән түгел генә коронавирус күршеләрен, туганнарын да алып киткән.
— Бу куркыныч авыру тизрәк бетсен иде инде. Барыбыз да прививка ясатсак, хәлләр яхшырыр, медицина хезмәткәрләренең дә эше җиңеләер, — ди Фәйрүзә апа, ак халатлыларга өлкәннәрнең сәламәтлегенә игътибарлы бул­ганнары өчен чиксез рәхмәтләрен җиткереп.
Шул ук көнне кызы белән кияве дә икенче прививканы ясатты. Алар да хәзер хаклы ялда, еш кына аларга да шәһәр белән авыл арасын таптарга туры килә. Шуңа саклану чарасын күрергә булганнар.
75 яшьлек Тимербулат абый Кодакаев та бу көнне прививканың икенчесен ясатты. Хатыны Рәсимә Котлыәхмәт кызының кан басымы югары булган, шуңа ул көнне аңа ясамаганнар. Берничә көннән балалары Уфа шәһәренә алып барган. Кодакаевлар икесе дә авыр операцияләр үткәргән, өстәвенә, кан басымы “уйный”. Димәк, вакцина ясатып, үзләрен саклаулары – бик дөрес карар.
Сулы Куак авылында мобиль пункт килгән вакытта 13 кеше прививка ясаткан. Ләкин өч кеше ул вакытта шик белдереп, прививкадан баш тарткан булган. Күпмедер вакыттан алар, үзләре район үзәк дәваханәсенә шалтыратып, вакцина кадатырга теләк белдергән. Бүген нәкъ аларның йортларына юлландык.
Илтуган авылында яшәүче Мөлековлар гаиләсе коронавирусның нинди мәкерле булуын ишетеп кенә белми. Узган елда Зәлия Әхмәт кызының үпкәсе — 98 процентка, ире Гайса Әмирхан улыныкы 60 процентка ялкынсынган бул­ган. Дәвалану бик озакка сузылган, “үлеп терелдем”, ди Зәлия апа. Кызганычка каршы, 87 яшьлек әниләре гүр иясе бул­ган, үзләре реанимациядә яткач, аны соңгы юлга да озата алмаганнар. Ул гына да түгел, гаилә башлыгы күптән түгел икенчегә авырган, без килгәндә ул реабилитация үтәргә киткән иде. Мондый хәлләрдән соң, әлбәттә, гаиләнең барлык өмете – вакцинада.

Сүзне йомгаклап...

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык таләп итә. Чөнки бер үк вакытта терапевт та, күз табибы да, хирург та, психолог та булырга туры килә. Тик авыл халкы арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә, ачык йөзле, тәмле телле дә булу бик мөһим. Шөкер, безнең районда авыл халкына нәкъ шундый табиблар хезмәт күрсәтә. Көнозыны ак халатлылар белән бергә авылдан-авылга, йорттан-йортка йөреп, моның шулай булуына үзем дә инандым.

Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

Кырмыскалы районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас