+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 гыйнвар 2022, 12:35

Үпкәләр сәламәт булсын өчен нәрсә ашарга?

Вируслы авырулар еш кына үпкәләрне зарарлый. Сулыш алу органнары сәламәтлеге өчен табиблар аеруча берничә азыкны ешрак кулланырга киңәш итә.

Үпкәләр сәламәт булсын өчен нәрсә ашарга?
Үпкәләр сәламәт булсын өчен нәрсә ашарга?

Кызыл чөгендердә үпкәләгә яхшы йогынты ясаучы нитратлар күп. Файдалы нитратлар. Алар кан тамырларын ныгыта, кан басымын төшерә, физик көчне арттыра. Яшь чөгендернең яфрагы да файдалы. Аны салатларга кушарга кирәк.

Татлы борыч та үпкәләрнең дусты. Аны аеруча начар экологияле төбәкләрдә яшәүчеләргә кулланырга кирәк. С витамины күп булу сәбәпле, борыч кулланудан үпкәләр дә, бөтен организм да сәламәтләнә.

Көн саен бер алма ашасагыз, үпкәләрегезгә зур файда китерерсез. Бу җимештәге флавонидлар һәм С витамины хроник патологияләр килеп чыгудан саклый.

Кабактагы каротиноидлар кан составын яхшырта һәм үпкәләрне сәламәтләндерә. Аны яшьләргә дә, өлкәннәргә дә кулланырга кирәк.

Помидордагы ликопин астмалы һәм үпкәләрнең обструктив авыруы булган пациентларга сулыш алуны җиңеләйтә, тәмәке тартучыларның үпкәләре зарарлануын акрынайта.

Пневмония кичергәннәр яшел чәйне күбрәк эчсен. Ул ялкынсынуны киметә һәм зарарлану нәтиҗәләрен бетерә.

Зәйтүн мае да рационыгызда булсын. Андагы полифеноллар һәм Е витамины ялкынсынуларга каршы торырга булыша. Зәйтүн маен даими кулланган кешеләрнең үпкәләрнең хроник авыруыннан азрак интегүе исбатланган.

Фото: medaboutme.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: