

Әлеге чаралар Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең аерым боерыгына кадәр туктатыла.
«Без амбулатор-поликлиника звеносына йөкләнешнең сизелерлек артуын күзәтәбез, соңгы атнада гына да мөрәҗәгатьләр саны 1,5 тапкыр диярлек артты. Шуңа бәйле рәвештә без халыкны диспансерлаштыруны вакытлыча туктатырга тәкъдим итәбез. Бу беренчел звеноны бушату, кичектергесез ярдәм күрсәтүгә көчләрне максималь арттыру һәм амбулатор-поликлиника звеносында пациентларны тоткарлыксыз кабул итү өчен эшләнә", — дип аңлатты Максим Забелин Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә.
Бүген поликлиникаларда вакциналау кабинетлары элекке режимда эшләүне дәвам итә, шулай ук Уфада COVID-19дан өч мобиль вакциналау пункты эшли: «Торатау» Конгресс холлында, «Планета» һәм «Лайфстайл Башкирия» сәүдә үзәкләрендә. Анда көн саен 13:00дән 19:00гә кадәр прививка ясатырга була.