+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 гыйнвар 2022, 08:00

Кушнаренкода ковидка каршы көрәш көчле!

Хәзер Кушнаренкода яшәүчеләргә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату күпкә уңайлырак, чөнки өстәмә вакциналау пункты авылның нәкъ үзәгендә — район Мәдәният сараенда оештырылды.

Кушнаренкода ковидка каршы көрәш көчле!Кушнаренкода ковидка каршы көрәш көчле!
Кушнаренкода ковидка каршы көрәш көчле!

Өстәмә вакциналау пункты көн саен 10.00-15.00 сәгатьләрдә эшли. Биредә яшәүчеләр поликлиникадагы кебек анкета тутыра, терапевтта тикшеренү уза һәм аннан соң прививка ясата.

Өстәмә пунктның уңайлыгы шунда: район үзәк дәваханәсенә барырга кирәк түгел. Мәсәлән, кибеткә килдең, китапханәгә яисә кинотеатрга керергә булдың – шунда ук вакциналау пунктына да кердең.

«Бердәм Русия» партиясе төбәк бүлегенең «Өлкәннәр турында хәстәрлек белән» акциясе коронавирус инфекциясеннән вакциналануга өстәмә стимул булды. Әлеге акция кысаларында 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр "Бердәм Русия” партиясенең Кушнаренко бүлегеннән бүләкләр ала. Ә ай ахырында вакциналанучылар арасында төп приз – тонометр уйнатыла.

"Бердәм Русия" партиясенең район бүлекчәсенең «Безнең хәстәрлек» волонтерлар штабы коронавирус пандемиясе чорында авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм күрсәтү эшен дә дәвам итә. Волонтерлар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга азык-төлек һәм дарулар китерә, 65 яшьтән өлкәнрәкләрне вакциналануга озата баралар.

Кушнаренко районының өлкән яшьтәге кешеләре өчен «Бердәм Русия» партиясенең мондый акцияләре бик яхшы ярдәм булды, алар ярдәмгә һәм хәстәрлеккә аеруча мохтаҗ бит.

Фото: Кушнаренко хакимиятнең матбугат хезмәте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас