"ГорОбзор.ру" басмасы хәбәрчеләре ведомствода, шулай ук "Социум" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды, һәм хәзерге вакытта үз-үзен изоляцияләү таләбен кем үтәргә тиешлеген, читтән торып тикшерүләр ничек уздырылуын һәм режимны бозсаң, нинди җәза биреләчәген ачыклады.
Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең социаль-гигиена мониторингы бүлеге начальнигы урынбасары Регина Акмалова аңлатканча, элек вирус белән контактка уртача 7 кеше керсә, ә хәзер - якынча 27. Шуңа күрә оперштаб. "ерактан торып тикшерү" форматына күчерү карарын кабул иткән.
- Без телефон аша кешеләрне сайлап алып, тикшерүләр ясыйбыз. Көнгә якынча 50-70 шалтырату ясыйбыз, кайвакыт аларның саны 100гә кадәр дә җитәргә мөмкин. Беренче чиратта, әгәр авыру, яки контактлы кеше үз хәленә зарланса, без бу турыда поликлиникага хәбәр итәбез. Әгәр дә хәле тотрыклы икән, үзизоляцияне сакларга кирәк дип искә төшерәбез. Кешенең медикаментлар, продуктлар китерү белән проблемалары булырга мөмкин, ул очракта бу мәгълүматны социаль хезмәтләргә тапшырабыз. Әгәр дә режимны явыз рәвештә бозучылар ачыкланса, без чаралар күрәбез - акт төзибез, чыгабыз, вакыйганы теркәп барабыз, - дип сөйләде "Роспотребнадзоның" төбәктә кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгеч-эксперты Артур Мөфтәхетдинов.
Фото: Горобзор.ру сайтыннан.