+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 гыйнвар 2022, 08:40

Сибай волонтерлары ярдәмгә ашыга

Сибайда коронавирус таралуның беренче көннәреннән үк волонтерлар штабы «Без бергә» акциясе кысаларында эшли башлады.

Сибай волонтерлары ярдәмгә ашыгаСибай волонтерлары ярдәмгә ашыга
Сибай волонтерлары ярдәмгә ашыга

Коронавирус таралуга бәйле хәл үзгәрүгә карап, яңа ихтыяҗлар барлыкка килә, волонтерлар өчен яңа бурычлар да билгеләнә. Шуларның берсе - хроник авырулардан интегүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең гаризалары буенча дарулар китерүдә ярдәм итү. Авырулар белән элемтәгә кермәс өчен мондый пациентларга дарулар алырга поликлиникага йөрмәү яхшырак. Нәкъ менә шуңа күрә медикаментларны китерүне волонтерлар үз өстенә алды.
Йортларны һәм фатирларны тикшерү, халык белән әңгәмәләр, вакциналау турында белешмәлекләр тарату, 65тән өлкән яшьтәге кешеләргә телефон аша хәбәр итү – шулай ук «Без бергә» эше.
2022 елның гыйнварында штаб эшенә шәһәр округы Советы депутатлары да кушылды. Шалтыратулар күп түгел, әмма бар. Шалтыратуларны эшкәрткәннән соң, мохтаҗ кешеләргә ярдәмгә барырга вакыт. Депутатлар үз автомобильләрендә кизү торалар.
Штабның төп эш юнәлеше үзгәрешсез кала — өлкәннәргә, ялгызларга, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, күпбалалы, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү.
Сибай халкы волонтерларга ярдәм сорап 8-987-493-27-54 һәм 8-987-493-27-50 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә ала.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас