+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 Января 2022, 11:55

Таҗың да тузадыр ла, вирус...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 129 552гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 570 якташыбызда инфекция ачыкланды.  

Таҗың да тузадыр ла, вирус...Таҗың да тузадыр ла, вирус...
Таҗың да тузадыр ла, вирус...

Әле республика дәваханәләрендә 205 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 119 пациент 60 яшьне үткән.
51 якташыбыз авыр хәлдә, икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
4 911 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 974 пациент 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 326 кеше коронавирустан савыккан.
Барлыгы савыгучылар саны – 119 727.
Соңгы тәүлектә COVID-19 тагын 14 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 4 709га җитте. Аларның 4 064е 60 яшьне узган булган.
28 кешегә пневмония диагнозы куелган, 123 кеше пневмониядән савыккан.
Тәүлек эчендә 13 905 кеше коронавирустан прививка ясаткан (беренче компонент белән - 8 778, икенче компонент белән - 5 127).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас