+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 гыйнвар 2022, 14:30

Табиб чакыру, ковидка анализ бирү һәм “больничный”лар турында

Нинди очракта табибны өйгә чакырырга? Нинди очракта поликлиникага барырга? Коронавируска анализ нинди сәгатьләрдә алалар? Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә БСТ телеканалының туры эфиры аша сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек мөдире Альбина Тансыккужина халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.  

Табиб чакыру, ковидка анализ бирү һәм “больничный”лар турындаТабиб чакыру, ковидка анализ бирү һәм “больничный”лар турында
Табиб чакыру, ковидка анализ бирү һәм “больничный”лар турында

Белгеч әйтүенчә, тән температурасы 38дән югары күтәрелсә, табибны өйгә чакырырга кирәк. Аны бердәм 122 номеры, поликлиника регистратурасы, “Дәүләт хезмәтләре” яисә “К врачу” порталлары аша эшләп була.
Тән температурасы 38дән түбәнрәк булганда кеше поликлиникага үзе барып, коронавируска аналаиз тапшыра, табиб киңәшләре алала. Һәр поликлиникада температуралы пациентларны аерым кабул итәләр.
Туры эфирда онлайн форматта “больничный” ачтыру мөмкинлеге турында да сорау яңгырады. Альбина Тансыккужина әйтүенчә, 1 гыйнвардан "больничный"лар электрон вариантта ачыла. Аны табиб өйгә килеп яисә кабул иткәндә ача. Ковид расланган кеше белән бәйләнештә булганнарга дистанцион рәвештә "больничный" ачыла. Клиник билгеләр күзәтелмәсә, 7 көннән ул ябыла.
Эш көннәрендә коронавируска анализны һәр поликлиникада 8-19.30 сәгатьтләрдә бирергә була. Шимбә 8-15.30 сәгатьләрдә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас