Башкортстанда барлыгы 130 262 кеше чир йоктырган. Медиклар күзәтүе астында дәваханәләрдә - 201 кеше, шуларның 121е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 48 пациентның хәле авыр дип бәяләнә, 2 авыру ИВЛ аппараты ярдәменә мохтаҗ. Өйдә дәвалануны республиканың 5 074 кешесе уза.
Башкортстанда пандемия башланганнан бирле Covid-19дан 4726 кеше үлгән, шуларның 17се - соңгы тәүлек эчендә.
Бүгенге көнгә республикага COVID-19дан барлыгы 2 914 858 вакцина кайтарылган. 2 355 929 кеше беренче компонент белән вакциналанган. Вакциналануны 2 197 606 кеше (тиешле халыкның 88,5%) тулысынча төгәлләде. Соңгы тәүлек эчендә 12 894 кеше вакцина кадаткан.
фото: bashinform.ru