

Рита Мәҗит кызы чыгышы белән Яңа Бикмәт авылыннан. Мәктәптән соң Свердловск шәһәре медицина училищесында укый, диплом алгач, эшкә туган районына кайта. Чалкак авылы участок дәваханәсендә хезмәт юлын башлый. Хәзер инде аның биредә эшләвенә 34 елдан артык вакыт үтеп киткән.
— Чалкак участок дәваханәсе бүген табиблык амбулаториясенә әверелде, хәзер инде биредә ике генә кеше эшлибез, — дип уртаклашты Рита Мәҗит кызы. — Минем уң кулым, ярдәмчем, шәфкать туташы Гөлзилә Бадыйкова белән авыруларны кабул итәбез, кирәк икән, йортларына барып медицина ярдәме күрсәтәбез, дару алып кайтабыз, мәктәпкә барып, календарьга кертелгән прививкаларны ясыйбыз. Авыруларга система куяр өчен махсус җиһазланган бүлмәбез бар. Кирәк икән, анализлар да алабыз. Коронавирус инфекциясенә каршы иммунлаштыру кампаниясен яхшы нәтиҗәләр белән үткәрдек.
Чалкак авыл хакимияте башлыгы Ришат Нигъмәтҗанов Рита Мәҗит кызының эшенә югары бәя бирде.
— Рита Галәветдинова — үз эшенең чын остасы. Ягымлы мөгамәләсе белән яше-картының ихтирамын яулаган кеше. Көн дими, төн дими, ярдәмгә мохтаҗлар янына ашыга. Ә кулы бик җиңел, шифалы аның: укол кадаса, яки система куйса, авыруың тиз арада сыпырып алгандай югала, — диде ул. — Рита апаның тормыш юлдашы Илмир Зыя улы да амбулаториядә эшли, ул биредәге газ казанлыгы операторы. Авыруларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә кирәк булганда, руль артына утырып, тормыш юлдашын тиз генә кирәкле адрес буенча алып бара. Менә шулай бергәләп эшли алар. Өч кыз үстерделәр, аларның икесе, әнисе сукмагыннан китеп, медицина тармагында хезмәт салалар.
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
Фото: М.Латыйпова