Анда прививка ясатучылар һәм ревакцинация узучыларга ковидка каршы җыелмалар тапшырыла. Акцияне «COVID-19 таралуын туктат!» Бөтенрусия программасы кысаларында «Русия Кызыл Хачы" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе үткәрә.
- Акция коронавирус йогышы таралуны кисәтүгә, кешеләрнең үз һәм якыннарының сәламәтлегенә карата аңын арттыруга һәм халыкның коронавируска күмәк иммунитетын формалаштыруга юнәлтелгән, - диде Уфаның «Кызыл Хач» бүлеге рәисе Антон Федотов. – Мондый чараларны элегрәк без Республика кан тапшыру станциясендә һәм монда, вакциналау пунктында, үткән шимбәдә уздырдык.
Шәһәрнең «Кызыл Хач» волонтерлары Башкорт дәүләт медицина университеты каршындагы «Кызыл Хач» бүлекчәсе активистлары – «Волонтер-медиклар» берләшмәсе әгъзалары белән бергә халыкка барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү кирәклеге турында искәртәләр, вакциналау турындагы сорауларга җавап бирәләр, белешмәләр һәм гигиена гуманитар җыелмалары тапшыралар.
- Без бу акциядә катнашу мөмкинлегенә шатбыз һәм халыкка коронавирус белән көрәштә вакциналануның әһәмияте турында тагын бер кат искә төшерәбез. «Волонтер-медиклар» хәрәкәте буларак, без күп юнәлешләр буенча эш алып барабыз. Аерым алганда, поликлиникаларда табибларга булышабыз, кешеләрне беренче ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәтәбез, мәктәп укучылары белән очрашулар уздырабыз, аларга үз эшебез, табиб һөнәренең мөһимлеге һәм БДМУда уку турында сөйлибез, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән төрле акцияләр уздырабыз, – диде БДМУ каршындагы «Кызыл Хач» бүлеге җитәкчесе, «Волонтер-медиклар» берләшмәсе кураторы Семен Ведерников.
фото: Уфа хакимияте матбугат-хезмәте