ПЦР-анализларны хәзер поликлиникаларда 19:30га кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Роспотребнадзор" карамагындагы лабораторияләр тәүлек буе эшли торган графикка күчә. Бу хакта 29 гыйнварда төбәк территориясендә коронавирус таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
- Төбәктә COVID-19 белән авыручылар саны арта. Без узган атнада 40 процент үсешне теркәдек, - дип хәбәр итте вице-премьер, республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. - Йогышлы авырулар үзәкләрендә 2 600 урын бар, буш койка фонды 38 процент тәшкил итә. Пациентларны өстәмә кабул итү өчен резерв бар. Шул ук вакытта госпитализацияләнүчеләр саны коронавирус белән авыручыларның гомум саныннан 4,5 проценттан да артмый. Тәүлек эчендә COVID-19 йоктыруның 710 яңа очрагы расланды. Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 130 262 кеше авырган.
Максим Забелин хәбәр иткәнчә, «Омикрон» штаммы белән чирләгән пациентлар, кагыйдә буларак, авыруны симптомсыз яисә җиңел формада госпитализациясез генә кичерә. Бу ситуациядә төп йөкләнеш поликлиникаларга төшә.
Оператив штаб утырышында Максим Забелин сәламәтлек саклауның беренчел звеносының эш режимын 31 гыйнвардан дүшәмбедән якшәмбегә кадәр 7:30дан 22:00гә кадәр билгеләргә тәкъдим итте. Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплады һәм республика халкына амбулатор ярдәм күрсәтүне көчәйтергә кушты.
– Барлык пациентлар да яшәү урыны буенча оператив рәвештә беренчел медицина ярдәмен алырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. – Температура белән авырган кеше табибны көн буе көтеп торырга тиеш түгел. Муниципалитет башлыклары бу хәлне шәхси контрольдә тотарга бурычлы.
БДМУ ректоры Валентин Павлов студентлар һәм ординаторлар хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда табибларга ярдәм итүгә актив кушылалар, дип сөйләде.
Максим Забелин хәбәр иткәнчә, ПЦР-анализ үткәрүче лабораторияләр тәүлек буе эш режимына күчә.
- COVID-19 йогышларын ачыклау буенча ПЦР-анализларны тапшыру өчен пациентларны кабул итү шулай ук көн дәвамында-7:30дан 19:30га кадәр барачак. Анализларны иртән генә түгел, ә көннең икенче яртысында да тапшырырга мөмкин. Өстәвенә, лабораторияләргә анализларга медицина үрнәкләрен китерүне без пациентларга тикшеренүләр нәтиҗәләре турында оператив мәгълүмат бирү өчен тәүлегенә бер тапкырдан өчкә кадәр арттырдык, - дип өстәде Максим Забелин.
Оператив штаб утырышында Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына хезмәт автомобильләрен медицина оешмалары ихтыяҗлары өчен оператив рәвештә бирергә кушуы турында искәртте.
- Дүшәмбе көнне Уфа хакимияте башлыгыннан бу мәсьәләне башкалада хәл итү турында доклад көтәм, - диде төбәк җитәкчесе. - Шәһәр өчен өстәмә рәвештә 42 автомобиль бүлергә кирәк.
Фото: правительстворб.ру