+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
31 гыйнвар 2022, 13:20

"Халык чиратта өшеп торырга тиеш түгел!"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә республиканың кайбер медицина учреждениеләренең узган атнада коронавирус белән көрәш буенча төбәк оператив штабы кабул иткән карарларны үтәмәгәнен билгеләп үтте.

"Халык чиратта өшеп торырга тиеш түгел!""Халык чиратта өшеп торырга тиеш түгел!"
"Халык чиратта өшеп торырга тиеш түгел!"

"Омикрон" штаммы белән зарарланган пациентлар, кагыйдә буларак, авыруны симптомсыз яисә җиңел формада, дәваханәгә ятмыйча кичерә, шуңа төп йөкләнеш амбулатор звенога төшә.

Кешеләр, чиратларда тормыйча, медицина ярдәмен үз вакытында ала алсын өчен штаб утырышында 31 гыйнвардан барлык поликлиникалар 7: 30дан 22: 00гә кадәр эшләячәк, ПЦР-анализларны поликлиникаларда 19:30га кадәр тапшырырга мөмкин булачак, дигән карар кабул ителгән иде. Ә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Роспотребнадзор" буйсынуындагы лабораторияләр тәүлек буе графикка күчеп, 31 гыйнвардан поликлиникаларга шулай ук 843 студент һәм 150 БДМУ ординаторы килергә тиеш иде.

Әмма барлык муниципалитетлар да бу үзгәрешләр турында халыкка вакытында хәбәр итмәгән. Бүген ПЦР-тикшеренүгә һәм табибка кабул итүгә килүчеләрдән зур чират барлыкка килгән, шул исәптән Уфада һәм Стәрлетамакта. Радий Хәбиров Иглин һәм Уфа районнарының аеруча канәгатьләнерлек эшләмәүләрен ассызыклады.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас