

Аның сүзләренә караганда, шимбә көнне оперштаб утырышында поликлиникаларның яңа эш режимы турында карар кабул ителгән иде, әмма ул бөтен җирдә дә үтәлмәгән.
“Бу эш начар башкарылган, студентлар һәм ординаторларның вәгъдә ителгән саны поликлиникаларга чыкмаган, бәлки, бу оештыру мәсьәләләре белән бәйледер, мәсьәләне оператив рәвештә хәл итегез", - диде республика Башлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесенә һәм БДМУ ректорына мөрәҗәгать итеп.
Ул Уфа һәм Иглин районнарында хәлләрнең начар икәнен, иртәдән Уфада һәм Стәрлетамакта поликлиникаларда чиратлар булуын билгеләп үтте.
«Әлегә кешеләр поликлиникаларның яңа эш графигы турында начар хәбәрдар. Алар хәзер 7.30 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. ПЦР-тестны 19.30 кадәр тапшырырга мөмкин. Кешеләргә иртәнге 7дә тест тапшыру өчен йөгерергә һәм чиратлар булдырырга кирәк түгеллеген аңлатырга кирәк. Безнең халык тиешле ярдәмне поликлиникада оператив рәвештә алырга тиеш. Кирәк булган вакытта, ә биш тәүлектән түгел”, — диде Радий Хәбиров.
Фото: Резида Вәлитова