+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 гыйнвар 2022, 12:00

"Омикрон" белән кеше ничә көн авырый?

"Ул бик нык йогышлы булса да, башка штаммларга караганда җиңелрәк үтә", - ди кайбер белгечләр.

"Омикрон" белән кеше ничә көн авырый?
"Омикрон" белән кеше ничә көн авырый?

Уфа табибы һәм блогер Глеб Глебов белдерүенчә, "омикрон" штаммпы йоктырганда кеше элекке штаммнар белән авырганга караганда азрак авырый. Ул моны үзенең туры эфирында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, авыру 7-9 көн дәвам итә. Шул ук вакытта пациентлар мондый очракларда коронавирусны башка вариантларга караганда күпкә җиңелрәк кичерә.

"Омикрон"ның ничәнче тәүлектә үзен сидерә башлавын да ачыкларга кирәк. Коронавирусның башка штаммлары бишенче тәүлектә ачыклана. Бәлки, "омикрон" моннан иртәрәк тә күренәдер. Аны йоктыру ысуллары - вирусның башка штаммнары кебек үк", - дип хәбәр итте медик туры эфирда.

Фото: ufatime.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: