+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 февраль 2022, 07:30

Ковид билгеләре күзәтелсә, нишләргә?

Башкортстанда COVID-19 белән авыручылар саны арта. Узган атнада 40 процентка үсеш теркәлгән. Бу хакта төбәктә коронавирус таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышы барышында Хөкүмәт вице-премьеры, республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде.  

Ковид билгеләре күзәтелсә, нишләргә?Ковид билгеләре күзәтелсә, нишләргә?
Ковид билгеләре күзәтелсә, нишләргә?

Максим Забелин хәбәр иткәнчә, «омикрон» штаммы белән чирләгән пациентлар, кагыйдә буларак, авыруны билгеләрсез яки җиңел формада, госпитальгә ятмыйча кичерә.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 һәм ОРВИның җиңел формасы белән авыручылар өчен күрсәтмәләр һәм гамәлләр алгоритмын тәкъдим итте. Документ ведомство сайтында урнаштырылган (https://minzdrav.gov.ru/news/2022/01/26/18272-minzdrav-rossii-vypustil-pamyatku-dlya-grazhdan-na-sluchay-zabolevaniya-covid-19).
Дим дәваханәсенең баш табибы Фәнил Шамигулов билгеләвенчә, коронавирус белән авырганда иң мөһиме — башкаларга йоктырмау, өлкән яшьтәге әти-әниләргә кунакка йөрмәү, хезмәттәшләргә һәм тирә-юньдәгеләргә йоктырмас өчен эшкә йөрмәү.
"COVID-19ны дәвалау буенча вакытлы методик рекомендацияләрнең соңгы версиясе нигезендә, җиңел һәм урта авыр формада инфекция кичерүче пациентлар амбулатор шартларда дәваланырга тиеш. Искәрмә - 65 яшьтән өлкәнрәк пациентлар, - дип өстәде Фәнил Шәмигулов. - Башкортстанның дәвалау-профилактика учреждениеләрендә авыруларны амбулатор звенода дәвалау һәм күзәтү алгоритмы эшләнде, ул ике төп функцияне башкара: амбулатор авыруларны сортлый һәм госпитальләштерү өчен күрсәткечләрне билгели, амбулатор дәвалау үткәрә, ПЦР-диагностика белән шөгыльләнә. Амбулатор пациентлар өчен ашыгыч медицина диагностикасы һәм табиб билгеләгәннән соң препаратлар җыелмасы билгеләнгән. Поликлиника табиблары көн саен шундый пациентларга шалтырата һәм дәвалауны контрольдә тота.
Прививка ясаткан, ревакциналанган яки ярты ел элек чирләгән кешеләр COVID-19ны билгеләрсез үткәргән очракта дәвалануга мохтаҗ түгел, ләкин “больничный” алырга мөмкин һәм алар үзизоляциядә калырга тиеш. Шулай ук аларга тәүлегенә бер тапкыр булса да температураны тикшерергә кирәк.

Табибны кайчан чакыртырга?
“Безнең төп максат —әлеге авыру белән зарарлану һәм таралу таралу хәвефен киметү. Киңкүләм зарарлануны һәм учреждениеләр эшчәнлеген туктатуны булдырмау, шулай ук якыннарны, хезмәттәшләрне инфекциядән саклау өчен беренче билгеләр күзәтелү белән Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән эпидемиягә каршы чараларны үтәргә һәм изоляцияләнергә кирәк", - дип ассызыклады Республика кан күчерү станциясе баш табибы Рамил Хәмитов.
Әгәр халәт начарлана, сулыш алу авырлаша, температура 38 градустан югарырак күтәрелә һәм ике көннән дә озаграк тора икән, 122 номер буенча шалтыратып, белгеч белән киңәшләрен алырга яки ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Прививка эшләтмәгәннәр һәм ковид белән авырмаганнар ОРВИның беренче билгеләре күзәтелү белән яисә SARS-CoV-2гә анализ уңай булганда, 122 номерына шалтыратып, өйдә калырга тиеш. Хәл начарланганда табибны өйгә чакыртырга кирәк. Зарарланган балаларны мәктәпкә яки балалар бакчасына җибәрергә ярамый, ата-аналар табиб чакыртырга һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә тиеш. Хәл начарланса, шулай ук 122 номерына шалтыратырга кирәк. Бер генә очракта да үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә!
"Антибиотикларны мөстәкыйль кулланмагыз - аларны табиб билгели. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакциналау узган кешеләр авырмый яки авыруны җиңелрәк кичерә. Вакциналау узарга һәм ярты ел саен ревакциналану турында онытмаска чакырам", - ди БДМУның эндоскопия курсы белән хирургия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Шамил Тимербулатов.
Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгы элек тәкъдим ителгән саклык чараларын үтәргә киңәш итә: битлекләр кияргә, социаль дистанцияне тотарга, кулларны антисептик белән эшкәртергә, кешеләр күпләп җыела торган урыннардан качарга, шулай ук вакытында вакциналанырга һәм ревакциналанырга.


Фото: m.progorodsamara.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас