+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 февраль 2022, 12:30

Авыруны кисәтүгә җитди карыйк!

Шушы көннәрдә табибларга йөкләнешне киметү һәм халыкка медицина ярдәмен колачлырак күрсәтү өчен Башкортстанның медицина оешмалары эшчәнлегендә 2534 студент һәм ординатор катнаша.

Авыруны кисәтүгә җитди карыйк!Авыруны кисәтүгә җитди карыйк!
Авыруны кисәтүгә җитди карыйк!

Эчке мониторинг күрсәткечләре буенча республиканың медицина оешмаларына табиб, табиб-стажер, урта медицина хезмәткәре вазыйфаларында 1465 ординатор, урта һәм кече медицина хезмәткәре вазыйфаларында 821 студент эшкә урнаштырылган.

Мәсәлән, БДМУның 5нче курс студенты Айнур Йосыпов 31 гыйнвардан 8нче шәһәр клиник дәваханәсендә практика үтә. Айнур Ирек улы беренче көннән үк кичекмәс ярдәм күрсәтергә чыга башлаган. Күпчелек чакырулар, әлбәттә, коронавируслы пациентлар буенча.

— Бер яктан, бу - минем өчен зур тәҗрибә, үзеңне сынау һәм күрсәтү мөмкинлеге, — ди Айнур Йосыпов. — Әле медицина хезмәткәрләренә йөкләнеш искиткеч зур. Халык күп авырый. Бик күпләрдә нәкъ “омикрон” билгеләре күзәтелә. Бу штамм, алдагылардан аермалы буларак, тиз йога, ләкин уртача авырлыкта үтә. Гадәттә, кешедә кискен респиратор авыруы билгеләре күзәтелә.

Айнур Йосыповның ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләү тәҗрибәсе бар инде. Чыгышы белән Туймазы шәһәреннән булган бу егет медицина колледжыннан соң фельдшер булып эшләргә өлгергән, 1 ел армиядә булган, соңыннан Уфаның Орджоникидзе районында ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләгән.

— Үземнең урта медицина хезмәткәре генә түгел, табиб булырга теләвемне аңладым һәм медицина университетына укырга кердем. Эшләүдән беркайчан да туктамадым. Төнлә эшләдем, көндез укыдым, — ди тырыш егет.

Гаилә корырга да өлгергән үзе. Җәмәгате Гөлнара да — табибә, Уфаның 50нче поликлиникасында терапевт булып эшли, тиздән кардиология буенча ординатураны да тәмамлый. Айнур үзе дә аритмология (кардиологиянең тармагы) буенча ординатурада укуын дәвам итәргә исәп тота.

— Бу катлаулы һөнәрне нигә сайларга булдыгыз, үкенмисезме? — дигәнгә ул елмаеп җаваплады:
— Дөресен әйткәндә, очраклы гына сайлаган идем. Мәктәптән соң медицина колледжына киткән дусларыма иярдем. Бу һөнәрнең авырлыклары күп икәнен аңладым, шулай да үкенмим. Гамәлләремнән кешенең хәленең яхшырганын күрү рәхәт. Кайвакыт кешене җылы сүзнең дә дәвалаганын күрәм. Бу аеруча өлкән яшьтәге кешеләр янына чакыруларга чыкканда күренә, — ди фельдшер.

Айнур Йосыпов билгеләвенчә, әле күп кенә медицина хезмәткәрләре үзләре дә авырый. "Мәсәлән, хатыным Гөлнара эшләгән поликлиникада баш табиб та, медицина җитәкчесе дә, кайбер табиблар да авырый. Кичә аңа берүзенә 60 кешене кабул итәргә туры килгән. Чакыруларга чыгарга өлгерә дә алмаган. Мин аны эшеннән төнге унбердә барып алдым, — ди Айнур. — Халык медикларның да кеше икәнен, аларның да авырырга мөмкинлеген, барысына да бер генә кешенең өлгерә алмавын аңласын иде..."

Кешеләргә киңәшләр бирүне сорагач, яшь белгеч болай җаваплады:
— Кайберәүләр еш кына Европадагыча яшәүне үрнәк итеп куярга ярата. Ә анда ничек? Анда игътибарны иң беренче чиратта авыруны кисәтүгә юнәлтәләр. Бу, бәлки, анда медицина түләүле булганга да шулайдыр. Мин дә кешеләргә авыруны кисәтү чараларына җитди карарга киңәш итәр идем. Сәламәтлекне саклау, авыруларны кисәтү буенча чаралар күреп яшәсәк иде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас