+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 февраль 2022, 11:10

COVID-19: 1205 яңа очрак, 18 үлем, 42 кеше авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 134 265кә җитте. Тәүлек эчендә инфекция тагын 1205 кешедә ачыкланды.

COVID-19: 1205 яңа очрак, 18 үлем, 42 кеше авыр хәлдә...COVID-19: 1205 яңа очрак, 18 үлем, 42 кеше авыр хәлдә...
COVID-19: 1205 яңа очрак, 18 үлем, 42 кеше авыр хәлдә...

Әле республика дәваханәләрендә 233 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 145 пациент 60 яшьне үткән. 42 кеше авыр хәлдә, өчесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташытрылган. 7 018 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 895 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 513 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 122 230.

Соңгы тәүлектә тагын 18 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 4 784кә җитте, аларның 4 112се 60 яшьне узган булган.
28 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 137 кеше аннан савыккан.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 371 970 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 95,5 проценты). 2 210 813 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 88,9 проценты).

Бер тәүлектә 10 667 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 5 115, 2нче компонент белән - 5 552 кеше). Ревакциналанган гражданнар саны - 310 931 (+ 3 687).

Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763. Аларның 636 086сы 1нче компонент белән прививка ясаткан, ике компонентны да 582 368 өлкән кеше алган.

Республикада 12-17 яшьлек балалар арасында 1028 кеше вакциналанган.

Фото: novos.mk.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас