+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 Февраля 2022, 07:20

Көрәш ике ел дәвам итә

Коронавирус көннән-көн ныграк таралуын дәвам итә. Аңа каршы көрәшкә күп чаралар күрелә. Бу уңайдан Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә әһәмиятле пост урнаштырган.

Көрәш ике ел дәвам итәКөрәш ике ел дәвам итә
Көрәш ике ел дәвам итә

"Республикада коронавирус белән авыручылар саны арта бара. Бу уңайдан кайбер карарлар кабул ителде. Сәламәтлек саклау системасы мохтаҗ булган барлык кешеләрне дә дәваханәгә салырга сәләтле. Безнең потенциал — 10 меңгә кадәр ковид-койка. 2 февральгә без 2 300 койка җәелдердек. Өстәвенә, февраль аенда Туймазыда госпиталь ачачакбыз. Сибайда госпиталь төзүне дәвам итәбез.
Иң мөһиме, кешеләр беренчел ярдәм ала алсын өчен эшлибез. Шуңа күрә без поликлиникаларның эш сәгатьләрен арттырдык, хәзер алар 7:30дан 22:00гә кадәр ачык. ПЦР-тестны 19:30га кадәр тапшырырга мөмкин.
Поликлиникаларда агым күп булу сәбәпле, табиблар, әлбәттә, артык йөкләнеш кичерә. Табибларга ярдәмгә медицина колледжы һәм БДМУның чыгарылыш курс студентлары һәм табиб-ординаторлар килде. Аларга, укытучыларга һәм уку йортлары җитәкчелегенә зур рәхмәт!
Без ситуацион үзәкне ныгыттык, операторлар санын 14тән 124кә кадәр арттырдык. Ул көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшли, 8 (347) 218-19-19 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шул ук вакытта шулкадәр операторлар да барлык шалытратуларны кабул итәргә өлгерми. Без аларның санын арттыруны дәвам итәчәкбез.
Моннан тыш, Башкортстанда 122 номеры буенча сәламәтлек саклау системасының бердәм номеры эшли, аның буенча да безнең ситүзәккә шалтыратырга, кабул итүгә язылырга яки өйгә табиб чакыртырга була. Волонтерлык штаблары да җәелдерелгән, шуларның берсе - «Безнең хәстәрлек» “Бердәм Русия”леләр штабы 8-800-289-03 телефоны буенча шалтыратуларны кабул итә. Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетыннан волонтерлар да актив. Алар белән 8 (347) 279-06-30 һәм 279-06-56 телефоннары аша элемтәгә керергә мөмкин.
Шулай ук предприятиеләрнең мөмкин булганча хезмәткәрләрне дистанцион эшкә күчерүләре мөһим.
Үзем дә дөньяны бу көннәрдә компьютер мониторында гына күрәм инде.
Әлбәттә, күп нәрсә үз сәламәтлегеңә карата сакчыл мөнәсәбәттән тора. Үзегезне саклагыз!
P.S. Һәм сүз ахырында. Ике ел элек, 18 мартта, Югары әзерлек турындагы указга кул куйганнан соң, без бөтен дөнья белән, бөтен республика белән коронавируска каршы көрәшне башлап җибәрдек. Һәм бу вакыттан алгы сызыкта 14 мең табибыбыз һәм 36 мең шәфкать туташы бар. Инде ике елга якын алар махсус шартларда дәвалыйлар, безнең хакта хәстәрлек күрәләр, арыйлар, авырыйлар, ә кайберләре һәлак була... Әйдәгез, аларга бергәләп рәхмәт әйтик һәм аларга карата сакчылрак һәм тагын да зур хөрмәт белән карыйк”.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас