

Әле республика дәваханәләрендә 249 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 118 пациент 60 яшьне үткән. 36 кеше авыр хәлдә, икесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырлыган. 8913 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5527 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 626 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 123 465.
Янә 6 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Корбаннар саны 4808гә җитте. Аларның 4121е 60 яшьне узган булган.
36 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 187 кеше аннан савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш. 1нче компонент белән 2 383 340 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 95,9 проценты). 2 222 265 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (89,4 проценты).
Бер тәүлектә 11 250 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 5 560, 2нче компонент белән - 5 690 кеше). Ревакциналанган гражданнар саны - 317 744 (+ 3 317)
Республикада 60 яшьтән өлкән кешенең 785 763 кешенең 639 674е 1нче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 586 165 кеше алган.
12-17 яшьлек үсмерләр арасында 1950 кеше вакциналанган.
Фото: severpost.ru