

Февральнең беренче атнасында республика поликлиникаларында һәм амбулаторияләрендә COVID-19 белән авыручы пациентларның күп булуы аркасында килеп туган хәлне нормальләштерүгә ирешелде.
Уфа районындагы Республика клиник йогышлы авырулар үзәгендә, шулай ук Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсендә һәм Уфадагы 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсендә коронавирус белән авыручы балалар өчен бүлекләр ачыла. Бу хакта бүген коронавирус таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
- Төбәктә COVID-19 белән авырулар саны арта. Без узган атнада 110 процент үсешне теркәдек. Узган тәүлектә генә дә 1678 авыру теркәлгән. Бу - яңа антирекорд, — дип хәбәр итте республиканың вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. – Шул ук вакытта без госпитальгә ятучылар саны артмавын билгелибез. Пациентларның күбесе өйдә дәвалана. Йогышлы авырулар үзәкләрендә 2564 урын бар, ирекле койка фонды 24 процент тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләрнең пигы беренчел звенога – поликлиникага һәм амбулаториягә туры килде. Әмма БДМУ студентлары һәм ординаторлары ярдәме белән пациентлар санын киметүгә ирешелде.
Исегезгә төшерәбез, 31 гыйнвардан башлап Башкортстанда барлык өлкәннәр поликлиникалары 7:30дан 22:00гә кадәр эшли. ПЦР-анализларны поликлиникаларда 19:30га кадәр тапшырырга мөмкин. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу көннәрдә эшне оештырганнары өчен табибларга һәм беренчел сәламәтлек саклау оешмаларының медицина персоналларына рәхмәт белдерде.
– Поликлиникаларда чиратлар белән хәлне җайга сала алуыгыз өчен рәхмәт. Өлкән коллегаларына ярдәмгә килгән студентларга һәм ординаторларга аерым рәхмәт, - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрендә халык ешрак ПЦР-тест нәтиҗәләрен озак көтүе турында сөйли.
- Хәзер барлык лабораторияләр тәүлек буе эшли. Тестлаштыру дәрәҗәсен без ике тапкыр диярлек арттырдык, - дип өстәде Максим Забелин.
Бу көннәрдә Республиканың ковидка каршы ситуацион үзәге операторларына да йөкләнеш артты. Кайнар линия телефоны (347) 218-19-19 көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Республика Башлыгы йөкләмәсе буенча әлеге үзәктә консультантлар санын арттырганнар. Биредә 97 оператор һәм медицина эксперты эшли, алар халык сорауларына җавап бирә, дәвалау, медикаментлар алу, “больничный”ларны дистанцион ачу мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.