

– Бу катлаулы вакытта "Яшьлек House" волонтерлык ярдәме ноктасына әйләнде, анда һәркем кирәкле ярдәм алырга мөмкин. Без муниципаль волонтерлык штаблары эшен координациялибез, волонтерларны туплыйбыз. Авырулар саны арту белән волонтерларга ихтыяҗ арта. Хәзерге вакытта штабларда көн саен 400дән артык волонтер эшли. Безнең бурыч — ирекле ярдәмчеләрнең иминлеген, шул исәптән шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү. Бу эштә безне республиканың профильле ведомстволарыннан һәм оешмаларыннан килгән коллегалар, бизнес вәкилләре хуплады, — ди Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.
Волонтерлык штабларына ярдәм күрсәткән оешмалар һәм компанияләр арасында Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Дэлекс» җәмгыяте, Салават химия заводы һәм «ТоргПромУпаковка» җәмгыяте бар.
Җибәрелә торган комплектлар саны муниципалитетның волонтерлык штабы ихтыяҗлары буенча билгеләнә.
Волонтерлар ике юнәлеш буенча эшли — сәламәтлек саклау оешмаларында ярдәм итү, мөмкинлекләре чикле һәм өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек һәм медикаментлар китерү. Республика волонтерлар штабына кушылу өчен сылтама буенча форма тутырырга кирәк: https://clck.ru/anDHJ
Шулай ук барлык волонтерларның кулларында вакциналану турында гамәлдәге сертификат булырга тиеш.