+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 февраль 2022, 10:15

Ковид яңа антирекордлар куя...

Тәүлек эчендә тагын 2 103 якташыбызда коронавирус ачыкланды. Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 143 377гә җитте.  

Ковид яңа антирекордлар куя...Ковид яңа антирекордлар куя...
Ковид яңа антирекордлар куя...

Әле республика дәваханәләрендә 285 якташыбыз ковид белән көрәшә, алар арасында 169 пациент 60 яшьне үткән.
28 кеше авыр хәлдә, дүртесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
13 840 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 466 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 231 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлык савыгучылар саны – 124 414.
COVID-19 тәүлек эчендә тагын 6 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 4 838гә җитте. Аларның 4 142се 60 яшьне узган булган.
26 кешегә пневмония диагнозы куелган, 201 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 392 331 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 96,3 проценты).
2 229 856 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 89,8 проценты).
Бер тәүлектә 2 309 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 1 647, икенче компонент белән - 662).
Ревакциналанган гражданнар саны - 322 400 (+ 409)
Республикада 785 763 өлкән яшьтәге кеше яши.
Аларның 642 329ы беренче компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 588 783 өлкән кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 220се ковидтан прививка ясаткан.

Фото: om1.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас