Бу хакта Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының әйдәүче фәнни хезмәткәре, молекуляр биолог Максим Скулачев белдергән.
- Әгәр дә сез вакциналанмагансыз һәм COVID-19 белән авырыйсыз икән, асылда, сез сәламәтлек буенча алдагы ун елда алырга тиешле "маҗараларны" ун көн эчендә кичерәсез. Ягъни бу бик тизләтелгән картаюга охшаган, - ди Максим Скулачев Sputnik радиосы белән әңгәмәдә.
Биолог билгеләп үткәнчә, шул сәбәпле өлкән яшьтәге кешеләр арасында үлем дәрәҗәсе шундый югары, "аларның күбесенә киләсе ун елда яшәү насыйп булмаячак". Галим сүзләренчә, кеше сәламәтләнеп, азмы-күпме нормаль биологик яшькә кайта. "Постковидный синдром" картлыкның көтмәгәндә килүенә охшаган, ләкин аннан кешеләр савыгырга мөмкин. COVID-19 чорында һәм аннан савыккач, кеше үзен начар хис итә, әмма аннары барысы да азмы-күпме үз хәленә кайта", - ди ул.
Фото: mk.ru